Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Марсель Шәйдуллин хатын-кызларны 8 Март бәйрәме белән котлады

Сезне ихлас күңелдән язның тәүге, матур, садә бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм! Сез - тормыш бүләк итүче, аны тагын да мәгънәле, якты, ямьле итүчеләр. Сөйгән яр да, сөйкемле кәләш тә, тугрылыклы тормыш юлдашы да сез. Гаилә учагын сүндерми саклаучы, яктылык сибүче, наз өләшүче, күркәм гореф-гадәтләребезне саклаучы, дәвам...

Сезне ихлас күңелдән язның тәүге, матур, садә бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!
Сез - тормыш бүләк итүче, аны тагын да мәгънәле, якты, ямьле итүчеләр. Сөйгән яр да, сөйкемле кәләш тә, тугрылыклы тормыш юлдашы да сез. Гаилә учагын сүндерми саклаучы, яктылык сибүче, наз өләшүче, күркәм гореф-гадәтләребезне саклаучы, дәвам итүче бөек затлар. Сез безнең кадерле ярлар, ханымнар, туташлар, әниләр, апа-сеңелләр, ак әбиләребез! Тормышның мең төрле мәшәкатьләреннән тыш, сез төрле өлкәләрдә намуслы хезмәт куясыз, тырышлык-тынгысызлык үрнәге күрсәтәсез. Бүгенге көндә җәмгыятьтә хатын-кызның роле бәяләп бетергесез!
Авыр сугыш елларында ирләр белән беррәттән кулларына корал алып яуга күтәрелгән, нәфис җилкәләрендә тылдагы бар авырлыкны күтәргән әбиләр, әниләр, яу кырында ятып калган сөйгәннәрен гомер буе көтеп, аларга тугры калган апаларыбызның сабырлыгына сокланып туймаслык! Аларның һәммәсенә наз тулы теләкләребезне, ярату сүзләрен җиткерәбез. Чал чәчле ветераннарыбыз алдында олы хөрмәт белән баш иябез.
Хөрмәтле хатын-кызларыбыз, илаһи гүзәл затлар! Бу дөньяда барлыгыгыз белән безне бәхетле иткәнегез өчен зур рәхмәт сезгә! Тормышыгызның бәхет-шатлыклардан тулып торуын, йортларыгызга иминлек һәм бәрәкәт, гаиләләрегездә татулык телим. Һәрчак шулай сөекле һәм җанга якын булып калыгыз!
Марсель Шәйдуллин,
Азнакай муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Марсель Шәйдуллин хатынкызларны 8 Март бәйрәме белән котлады