Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Марсель Шәйдуллин Халыкара инвалидлар көне уңаеннан азнакайлыларга мөрәҗәгать итте

Халыкара инвалидлар көне бөтендөнья халыклары өчен аеруча яхшылыклар белән аерылып торган үзенчәлекле көн. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр һәркайсыбызның игътибары, ярдәме һәм шәфкатенә мохтаҗ. Шуңа да районыбызда киң җәмәгатьчелеккә физик мөмкинлекләре чикле, мохтаж гражданнарга карата рәхим-шәфкатьле булу, аларга даими рәвештә ярдәм күрсәтү бурычы куела. Соңгы елларда районыбыз халкы әлеге игелекле эштә...

Халыкара инвалидлар көне бөтендөнья халыклары өчен аеруча яхшылыклар белән аерылып торган үзенчәлекле көн. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр һәркайсыбызның игътибары, ярдәме һәм шәфкатенә мохтаҗ. Шуңа да районыбызда киң җәмәгатьчелеккә физик мөмкинлекләре чикле, мохтаж гражданнарга карата рәхим-шәфкатьле булу, аларга даими рәвештә ярдәм күрсәтү бурычы куела.


Соңгы елларда районыбыз халкы әлеге игелекле эштә зур активлык күрсәтә, инвалид балалар,авыруларга карата бик күп шәфкатьлелек акцияләре уздырылды.


Физик мөмкинлекләр чикле булу талантны үстерү, спорт белән шөгыльләнү, актив тормыш алып баруга киртә була алмый. Моңа үзебезнең якташларыбыз мисалында да инандык. Алар үзләренең мөмкинлекләрен ачалар, тулы тормыш белән яшиләр.Район, җөмһүриятебез, Россия һәм хәтта халыкара ярышларда Азнакай данын яклаган спортчыларыбызның осталыгы, батырлыгы, кыюлыгына сокланабыз һәм алар өчен горурланабыз.


Күңел җылысын кызганмыйча инвалидлар белән турыдан-туры эшләүчеләргә, белемле, киләчәк тормышка ышаныч белән караучы балалар тәрбияләүче укытучылар, социаль хезмәткәрләр, табиблар, һәм башка игелекле хезмәт ияләренә олы рәхмәтебезне белдерәбез.


Физик мөмкинлекләре чикле гражданнарыбызга, аларга рәхим-шәфкатьле булган кешеләргә, һәммәсенә бәхет, иминлек, киләчәк көннәргә ышаныч, хыялларының тормышка ашуын теләп калам.

Марсель ШӘЙДУЛЛИН,
Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Марсель Шәйдуллин Халыкара инвалидлар көне уңаеннан азнакайлыларга мөрәҗәгать итте