Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Марсель Шәйдуллин бүләкләре

Чыршы бәйрәмендә Яңа ел адыннан район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин районның коррекция мәктәпләрендә, картлар һәм инвалидлар йортында булды, сәләтле балалар - Президент чыршысында катнашучылар белән очрашты. "Хыялларыгыз тормышка ашсын! Яхшы укуыгыз белән әти-әниләрегезне, укытучыларыгызны куандырыгыз, ә без, үз чиратыбызда, сезнең һәр башлангычка ярдәм итәргә әзер", - дип, Марсель Шәйдуллин...

Чыршы бәйрәмендә

Яңа ел адыннан район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин районның коррекция мәктәпләрендә, картлар һәм инвалидлар йортында булды, сәләтле балалар - Президент чыршысында катнашучылар белән очрашты.

"Хыялларыгыз тормышка ашсын! Яхшы укуыгыз белән әти-әниләрегезне, укытучыларыгызны куандырыгыз, ә без, үз чиратыбызда, сезнең һәр башлангычка ярдәм итәргә әзер", - дип, Марсель Шәйдуллин Азнакай шәһәре һәм Актүбә бистәсенең коррекция мәктәпләре укучыларын, педагогларны һәм ата-аналарны Яңа ел белән котлады. Ике мәктәпкә дә махсус тренажерлар бүләк итте, балаларны бәйрәм күчтәнәчләре белән куандырды.

Бу көнне район Советының утырышлар залында сәләтле балалар - олимпиадаларда, конкурсларда, ярышларда җиңүчеләр белән очрашу оештырылды.

Укучылар Казанда узачак Яңа ел чыршысына чакыру алды. Район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альбина Темирбулатова, мәгариф идарәсе начальнигы Дамир Гыйләҗев укучыларга укуда, иҗатта, спортта югары уңышларга ирешүләрен теләделәр. "Безнең район яшь буын белән горурлана һәм балалар сәләтләрен тагын да үстерсен өчен барысын да эшләргә әзер. Сез - безнең киләчәгебез! - дип билгеләп үтте Марсель Зөфәр улы.

Марсель Шәйдуллин, район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, Альбина Темирбулатова, Актүбә бистәсе башлыгы Роза Галеева Актүбәдәге картлар һәм инвалидлар йортында булдылар. М.Шәйдуллин биредә яшәүчеләрдән тормыш шартлары белән кызыксынды. Картлар һәм инвалидлар йорты директоры Наилә Шакирова яшәү һәм дәвалау бүлмәләре белән таныштырды. Форсаттан файдаланып, Марсель Шәйдуллин коллективны бәйрәм белән котлады һәм суыткыч бүләк итте.

Аннан соң Азнакай шәһәренең 9 нчы мәктәбендә М.Шәйдуллин һәм Н.Нәгыймов район һәм шәһәр Советлары депутатларын Яңа ел белән котлады.

"Союз-Агро" авыл хуҗалыгы оешмасы хезмәткәрләре белән очрашу да күтәренке рухта узды. Актүбә бистәсендә яңа терлекчелек комплексы төзү буенча проект җитәкчесе Илдар Салихҗанов мегаферма схемасы белән таныштырды. Әлеге комплекс 4 мең баш савым сыерга исәпләнгән. Биредәге тирес Татарстанда тиңе булмаган биогаз җиһазында эшкәртеләчәк. "Бүгенге көнгә предприятиенең үз акчасыннан 200 миллион сум үзләштерелде һәм санүткәргеч, савым залы төзелде. Комплекста 91 кеше эшлиячәк,- дип аңлатты "Союз-Агро" сөт производствосы" ҖЧҖ инженер-төзүчесе И.Салихҗанов.

Яңа ел бәйрәме алдыннан Марсель Шәйдуллин 87 нче янгын частендә булды, район мәктәпләре директорлары, мөхтәсибәтнең дини оешмалары вәкилләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәрләре белән дә очрашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев