Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Марсель Шәйдуллин азнакайлыларны Ватан сакчылары көне белән котлады

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, хәрби-интернационалистлар, локаль конфликтларда катнашучылар, хәрби хезмәткәрләр, районыбыз ир-егетләре! Сезне ихлас күңелдән Ватан сакчылары көне белән тәбрик итәм. Бу көчле рухлылык, традициялəргə тугрылык билгесе булып торучы һəм чын ир-егетлəрнең батырлык, намус һəм абруй кебек сыйфатларга ия булуларын раслый торган бəйрəм. Ватанга һəм халыкка хезмəт итү үз...

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, хәрби-интернационалистлар, локаль конфликтларда катнашучылар, хәрби хезмәткәрләр, районыбыз ир-егетләре! Сезне ихлас күңелдән Ватан сакчылары көне белән тәбрик итәм.


Бу көчле рухлылык, традициялəргə тугрылык билгесе булып торучы һəм чын ир-егетлəрнең батырлык, намус һəм абруй кебек сыйфатларга ия булуларын раслый торган бəйрəм.


Ватанга һəм халыкка хезмəт итү үз илен ихлас сөюче гражданнарның һəрвакыт төп максаты булды һəм шулай булып калачак та. Үзенең меңьеллык тарихында илебез күплəгəн аяусыз һəм кангойгыч сугышлар кичерде, лəкин аны һəрвакыт кыю, батыр сугышчылары яклап калды.


23 февральдә без Ватаныбыз иминлеген саклаучыларга хөрмәтебезне белдерәбез, дәһшәтле сугыш утын үтүчеләргә тирән рәхмәтебезне җиткерәбез.


Армия сафларын тулыландырырга əзерлəнүче райондашларыбыз Ватан сакчыларының матур традициялəрен лаеклы дəвам итəр, илебезнең куркынычсызлыгы, туганнары һəм якыннарының тормышы өчен җаваплылык хисен югалтмас дип ышанам.


Сезнең барчагызга да ныклы сәламәтлек, уңышлар, гаиләләрегезгә иминлек, дөньяларыбызга тынычлык телим.

Марсель Шәйдуллин,
Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Марсель Шәйдуллин азнакайлыларны Ватан сакчылары көне белән котлады