Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Марсель Шәйдуллин азнакайлыларны Республика көне белән котлады

Кадерле азнакайлылар, районыбыз кунаклары! Азнакай район һәм шәһәр Советлары, район һәм шәһәр башкарма комитетлары, шәхсән үз исемемнән сезне Татарстан Республикасы, Азнакай шәһәре, Нефть һәм газ сәнәгате көннәре белән чын күңелдән тәбрик итәм. Бүген без шәһәр һәм районыбызның көннән-көн матураюын, үсүен, төзекләнүен зур горурлык хисе белән әйтә алабыз. Районыбызның социаль-икътисади үсеше...

Кадерле азнакайлылар, районыбыз кунаклары!


Азнакай район һәм шәһәр Советлары, район һәм шәһәр башкарма комитетлары, шәхсән үз исемемнән сезне Татарстан Республикасы, Азнакай шәһәре, Нефть һәм газ сәнәгате көннәре белән чын күңелдән тәбрик итәм.


Бүген без шәһәр һәм районыбызның көннән-көн матураюын, үсүен, төзекләнүен зур горурлык хисе белән әйтә алабыз.

Районыбызның социаль-икътисади үсеше нефтьчеләребезнең фидакарь хезмәте һәм ныклы ярдәме белән бәйле. "Татнефть" ААҖ кебек яшәешнең барлык сфераларын да: мәдәният, спорт, дин, сабыйлар һәм өлкән яшьтәгеләр, мөмкинлеге чикле кешеләр һәм башкаларны үзенең игътибар үзәгендә тотучы, даими матди һәм рухи ярдәм күрсәтеп торучы башка бер компания ил күләмендә бар микән? Бүгенге көндә Азнакай югары инфраструктура үсешенә ия заманча шәһәргә әйләнде.


Без нефтьчеләребезнең уңышлары белән чын күңелдән горурланабыз һәм "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов, "Азнакайнефть" идарәсе начальнигы Рәзиф Галимовка чиксез рәхмәтле булуыбызны белдерәбез.


Социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре буенча район соңгы елларда Татарстанда лидерлар рәтенә басты. Республикабызның барлык мөһим программалары да актив рәвештә тормышка ашырыла. Югары темпта торак йортлар, мәктәпләр, балалар бакчалары, сәүдә- күңел ачу комплекслары, мәдәният һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре, юллар төзелә, барлык авылларны су белән тәэмин итү эше башкарыла. Сәнәгать, төзелеш һәм башка өлкәләрдә үсеш нәтиҗәсендә яңа эш урыннары барлыкка килә.


Авыл хуҗалыгы Азнакай районы икътисадында өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Соңгы елларда авыл хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә районыбыз республикада алдынгылар рәтендә. Районга икмәк даны кайтты. Быел да районыбыз хуҗалыклары сынатмыйлар, югары үрләр яулыйлар. Бүгенге көндә безнең район республикада бөртекле культураларның иң югары тулай җыемына ия. Мөгезле эре терлекләрнең саны, ит-сөт җитештерү күләме дә елдан-ел арта.


Хөрмәтле азнакайлылар!

Барлык уңышларыбыз - бергә, бердәм булып фидакарь хезмәт куюыбыз нәтиҗәсе. Югары һөнәри һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен барлык Азнакай хезмәтчәннәренә олы рәхмәтебезне белдерәбез.


Бүген безнең горурланырлык матур эшләребез бик күп. Районыбызны тагы да яңа үрләргә илтүче зур планнарыбыз бар.
Сезне тагын бер тапкыр бәйрәмнәр белән тәбрик итәм. Сәламәтлек, бәхет, шатлык, хезмәт уңышлары телим!

Марсель Шәйдуллин,
Азнакай муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Марсель Шәйдуллин азнакайлыларны Республика көне белән котлады