Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Марсель Шәйдуллин Азнакайда яшәүче өлкәннәрне бәйрәм белән котлады

Өлкәннәр көне уңаенннан безнең иң ихлас котлауларыбызны кабул итегез!

Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары, өлкән буын райондашларыбыз!

Өлкәннәр көне уңаенннан безнең иң ихлас котлауларыбызны кабул итегез!

Сез үзегезнең олуг тормыш юлыгыз, Туган илне яратуыгыз, аңа тугрылыклы булуыгыз, тиңдәшсез батырлык, чыдамлык, тынгы белмәс активлык үрнәкләре белән безгә олы үрнәк булып торасыз. ТАССРның 100 еллыгына әзерлек барган, Татарстан нефтенең 75 еллыгын билгеләп үткән бу чорда без сезнең районыбызның үсеше, иминлегендә бәяләп бетермәслек тырышлык, фидакарь хезмәтегезне барлап, һәркайсыгызга тирән рәхмәтләребезне җиткерәбез. Күпләрегез әле бүген дә сафта, ветераннар оешмаларында актив тормыш белән яшисез, кыр эшләре чорында авыл хезмәтчәннәренә ел да ярдәмгә киләсез, яшь буынны тәрбияләүдә зур өлеш кертәсез. Сезнең һәммәгезне Өлкәннәр көне белән тәбрикләп, ихлас теләкләремне ирештерәм: безнең арада үзегезне бәхетле тоеп әле озын-озак гомер итәргә, сәламәт булырга, күтәренке кәефтә, бу тормыштан тәм һәм ямь табып яшәргә язсын, тормыш дәртегез, күңел дәрманы сүнмәсен, сүрелмәсен! Якыннарыгыз сезне үзләренең җан җылысына, кадер- хөрмәтенә күмсен! Һәр көнегез бары тик куанычлар гына кичереп, бәрәкәттә үтсен!

 

Марсель Шәйдуллин,

Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев