Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Марсель Шәйдуллин Азнакайда яшәүче өлкәннәрне бәйрәм белән котлады

Хөрмәт­ле өлкәннәр,су­гыш һәм хезмәт ве­те­ран­на­ры,ка­дер­ле як­таш­лар! Ха­лы­ка­ра өлкәннәр кө­не уңа­ен­нан сезгә иң җы­лы һәм их­лас кот­лау­ла­рым­ны җит­керәм! Ка­лен­дарь­да үз уры­нын ал­ган әле­ге бәйрәм аша без әби-ба­ба­ла­ры­быз­га, тый­нак һәм фи­да­карь хезмәт иялә­ренә их­ти­рам һәм рәхмәтлә­ре­без­не бел­дерә­без. Сез­нең бу­ын ке­шелә­ре Ва­та­ны­быз ха­кы­на бөек эшләр, иге­лек­ле гамәлләр баш­кар­ган, су­гыш афәтлә­рен, ач­лык-ялан­гач­лык ел­ла­рын үз...

Хөрмәт­ле өлкәннәр,су­гыш һәм хезмәт ве­те­ран­на­ры,ка­дер­ле як­таш­лар!


Ха­лы­ка­ра өлкәннәр кө­не уңа­ен­нан сезгә иң җы­лы һәм их­лас кот­лау­ла­рым­ны җит­керәм! Ка­лен­дарь­да үз уры­нын ал­ган әле­ге бәйрәм аша без әби-ба­ба­ла­ры­быз­га, тый­нак һәм фи­да­карь хезмәт иялә­ренә их­ти­рам һәм рәхмәтлә­ре­без­не бел­дерә­без.


Сез­нең бу­ын ке­шелә­ре Ва­та­ны­быз ха­кы­на бөек эшләр, иге­лек­ле гамәлләр баш­кар­ган, су­гыш афәтлә­рен, ач­лык-ялан­гач­лык ел­ла­рын үз ба­шын­нан күп ки­чергән. Шу­ңа күрә дә кү­ңеллә­ре­без сезгә ка­ра­та иң тирән хөрмәт хислә­ре белән ту­лы, сез­нең ал­да мәң­ге бу­рыч­лы­быз. Бү­ген­ге тор­мы­шы­быз­ның мул­лы­гын­да, дөнь­я­лар­ның имин бу­лу­ын­да сез­нең өле­ше­гез әй­теп бе­тер­ге­сез зур, үз за­ма­нын­да ар­мый-тал­мый, җиң сыз­га­нып эшләп иле­без­не күтәргән­сез, тө­зегән­сез, сез­нең ба­тыр­лы­гы­гыз яшьлә­ре­без, ул-кыз­ла­ры­гыз өчен чын үрнәк, тор­мыш мәктә­бе ул.


Ва­кыт тиз уза. Тор­мыш тәгәрмә­че әйләнә, мәшә­катьләр һәм ки­чек­тер­ге­сез эшләр ар­та то­ра. Әм­ма үз ва­кы­тын­да без­нең өчен ба­ры­сын да эшләгән, бү­ген­ге көндә без­нең ярдәмгә мох­таҗ бул­ган әти-әнилә­ре­без, әби-ба­ба­ла­ры­быз ту­рын­да да­и­ми кай­гыр­ту һәр­бе­ре­без­нең из­ге бу­ры­чы бу­лып ка­ла.


Без бү­ген ми­һер­бан­лык һәм мәрхәмәт­ле­лек ха­кын­да еш уй­ла­на­быз, күркәм ни­ятләр белән яши­без. Бу мәң­ге­лек кыйммәтләр ке­шеләрдә ыша­ныч һәм өмет уя­та, ру­хи яңа­рыш­ка хезмәт итә. Ба­ла­ла­ры­гыз­да һәм онык­ла­ры­гыз­да шу­шы кыйммәтләр­не тәр­би­яләүдә сез­нең хезмә­те­гез ис­кит­кеч зур, сә­ламәт җәм­гы­ять төзүдә, яшьләрдә хезмәт сөючән­лек, Ва­тан­га туг­ры­лык, җа­вап­лы­лык ке­бек сый­фат­лар бул­ды­ру­да­гы ма­тур эш-ом­ты­лыш­ла­ры­гыз­га их­лас кү­ңелдән олы рәхмәт!


Ка­дер­ле ве­те­ран­нар! Күпь­ел­лык ты­рыш хезмә­те­гез, тү­зем һәм зирәк бу­лу­ы­гыз, тор­мыш­тан мәгънә та­бып яшә­ве­гез өчен бар­лык аз­на­кай­лы­лар исе­меннән сезгә зур рәхмә­тем­не җит­керәм. Шу­шы нур­лы көндә нык сә­ламәт­лек, имин­лек, озын го­мер, җан ты­ныч­лы­гы, якын ке­шеләрегез­нең мәхәббә­тен һәм хөрмә­тен то­еп, озак яшә­ве­гез­не те­лим.


Мар­сель ШӘЙ­ДУЛ­ЛИН,

Аз­на­кай му­ни­ци­паль ра­йон баш­лы­гы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Марсель Шәйдуллин Азнакайда яшәүче өлкәннәрне бәйрәм белән котлады