Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Марсель Шәйдуллин Азнакай юлларын чистартуны тиешенчә башкарырга кушты

Кыш көттереп булса да килде. Әмма юлларны чистарту тиешенчә башкарыла дип әйтеп булмый. Җитәкчеләр катнашындагы чираттагы эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе барышында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин юлларның торышы һәм куркынычсызлыгы өчен җавап бирүче "Татнефтедор" ҖЧҖнең автомобиль юллары идарәсен (җитәкчесе Мират Хаҗипов) кискен тәнкыйтьләде. Инде болай да кыш соңга калып килде, юлчыларга...

Кыш көттереп булса да килде. Әмма юлларны чистарту тиешенчә башкарыла дип әйтеп булмый. Җитәкчеләр катнашындагы чираттагы эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе барышында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин юлларның торышы һәм куркынычсызлыгы өчен җавап бирүче "Татнефтедор" ҖЧҖнең автомобиль юллары идарәсен (җитәкчесе Мират Хаҗипов) кискен тәнкыйтьләде. Инде болай да кыш соңга калып килде, юлчыларга ныклап әзерләнергә вакыт җитәрлек булды.

Туктаусыз кар явып торган көннәрдә, бөтен резервларны файдаланып, тәүлек дәвамында эшләүне оештырырга кирәклеген, иртәнге сәгатьләргә инде юлларның ачылган булырга тиешлеген ассызыклады район башлыгы. Чөнки биредә куркынычсызлык һәм иминлек турында сүз бара. Муниципаль район башлыгы "МППБиО" ААҖ (җитәкчесе Валерий Тимиряев) коллективын оешканрак төстә эшләргә, бер генә участокны да игътибар үзәгеннән калдырмыйча чистартырга чакырды.


- Иртәнге дүрттән КамАЗлар махсус эттергечләр белән юлларны чистаралар. 2 декабрьдән автогрейдерларны чыгардык. Форсаттан файдаланып шунысын да әйтеп үтәсем килә: машина йөртүчеләр машиналарын юл читенә куймасыннар иде, чөнки бу юл чистартучыларга зур авырлыклар тудыра, - диде безнең сорауга җавап рәвешендә «МППБиО» ААҖ баш инженеры Рәшит Харрасов.


- Кинәт кенә яуган кар шоферларга авырлык тудырды. Әлегәчә чиста юлдан йөргән машина йөртүчегә кышкы юлга күнегергә дә кирәк бит әле. Шуңа да аеруча сак һәм игътибарлы булырга кирәк! - ди шофер булып эшләүче Марат.


- Юл кырлары да тиешенчә чистартылсын иде. Якшәмбе көнне Актүбәдән кайтканда кайбер урыннарда каршы яктан килүче машиналарга терәлеп диярлек хәрәкәт итәргә туры килде, - дип үз фикерләре белән уртаклашты Камилә Вәлиева.


- Бу чорны машина йөртүчеләр өчен имтихан чоры дип атар идем, - дип билгеләп үтте «БДД программаларын финанслау буенча дирекция» филиалы начальнигы Альмира Сәгъдәтуллина. - Әти-әниләрнең дә балаларына игътибарын арттыруларын сорар идем. Бер көнне юлны аркылы чыгып барганда шугычка (салазка) утырткан бала юлда төшеп калды. Кар явып торган караңгы көндә машина йөртүче күрми дә калырга мөмкин бит. Бала коляскасы белән юлны аркылы чыгучыларга да колясканы арттан этәргә киңәш итмәс идем. Үзеңә алдан тартырга кирәк. Беренче сыйныф укучыларына яктылык кайтарткыч беләзекләр тараттык. Әти-әниләр игътибарлап шул беләзекләрне балаларына тагып чыгарып җибәрсеннәр иде.


Бу көннәрдә халыкка хезмәт күрсәтүче оешма-предприятие җитәкчеләре катнашындагы киңәшмәләрдә дә юлларны чистарту, иминлек чаралары, кимчелекләрне бетерү хакында җитди сөйләшүләр бара, төрле чаралар күрелә. Дүшәмбе һәм сишәмбедә район башлыгы катнашында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясенең чираттан тыш утырышлары узды. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: кискен сөйләшүләрдән соң юлларда яхшы якка үзгәрешләр күренә башлады.


... Кыш чынлап килде. Кар да һич туктамый ява. Сәгатьләр узуга, чистартылган урыннарга җепшек кар кабат ята. Сак һәм игътибарлы булыйк! Үз иминлегебез күп очракта үзебезгә дә бәйле безнең.


Нәсимә ФАЗЛЫЕВА,

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Марсель Шәйдуллин Азнакай юлларын чистартуны тиешенчә башкарырга кушты