Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Марсель Шәйдуллин Азнакай укытучыларын бәйрәм белән котлады

Хөрмәтле укытучылар, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре, ветеран педагоглар! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм! Һәр елны октябрь башында без җирдә иң кирәкле һөнәр ияләре - Укытучылар көнен билгеләп үтәбез. Сез бар күңел җылыгызны биреп, белемегез һәм көчегезне куеп, балаларны укырга, язарга, дөньяны танып белергә, мөстәкыйль фикерләргә, шәфкатьле булырга, туган...

Хөрмәтле укытучылар, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре, ветеран педагоглар!


Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм!


Һәр елны октябрь башында без җирдә иң кирәкле һөнәр ияләре - Укытучылар көнен билгеләп үтәбез. Сез бар күңел җылыгызны биреп, белемегез һәм көчегезне куеп, балаларны укырга, язарга, дөньяны танып белергә, мөстәкыйль фикерләргә, шәфкатьле булырга, туган җирен яратырга өйрәтәсез, аларны зур тормыш юлына озатасыз.


Без районыбыз педагоглары белән чын-чынлап горурланабыз. Сез заманча технологияләрне уңышлы үзләштереп, аларны актив гамәлгә кертәсез, төрле бәйгеләрдә җиңүләр яулап, һөнәри осталыгыгызны исбатлыйсыз.


Бүген иң зур рәхмәт хисләрен ветеран педагогларга җиткерәсе килә. Сезнең тормыш тәҗрибәгез, сайлаган юлыгызга гомерегез буе тугры калуыгыз яшьләр өчен үрнәк.


Хөрмәтле укытучылар! Бәяләп бетергесез тырыш хезмәтегез өчен чиксез рәхмәт сезгә!

Балаларга булган мәхәббәтегез кимемәсен, яңадан-яңа үрләр яуларга язсын. Сезгә ныклы сәламәтлек, имин көннәр, зур уңышлар телим.

Марсель Шәйдуллин,
Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Марсель Шәйдуллин Азнакай укытучыларын бәйрәм белән котлады