Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Марсель Шәйдуллин Азнакай мәгариф активын эшлекле сөйләшүгә кабул итте

Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин мәгариф активын эшлекле сөйләшүгә кабул итте. Мондый чара районда беренче тапкыр оештырылды. Марсель Шәйдуллин республика һәм район җитәкчелеге өчен мәгарифнең һәрчак өстенлекле юнәлеш булуын билгеләп үтте. Ул бүген белемле, көндәшлеккә сәләтле балалар тәрбияләргә кирәклегенә басым ясады. -Сез балаларга йөрәк җылыгызны бирәсез. Азнакай мәгариф идарәсе...

Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин мәгариф активын эшлекле сөйләшүгә кабул итте.

Мондый чара районда беренче тапкыр оештырылды. Марсель Шәйдуллин республика һәм район җитәкчелеге өчен мәгарифнең һәрчак өстенлекле юнәлеш булуын билгеләп үтте. Ул бүген белемле, көндәшлеккә сәләтле балалар тәрбияләргә кирәклегенә басым ясады.

-Сез балаларга йөрәк җылыгызны бирәсез. Азнакай мәгариф идарәсе республикада һәрчак беренче унлыкта барды. Алга таба да бердәм дәүләт имтиханнары, олимпиадалар нәтиҗәләре буенча югары урыннар яуларга язсын, - дип укытучыларга изге теләкләрен юллады.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев районда мәгарифне үстерү буенча башкарыла торган чаралар белән таныштырды. Быел мәктәпләр 8 миллион сумлык спорт җиһазлары белән тәэмин ителәчәк. Предприятиеләр ярдәмендә кирәкле җиһазлар алу, балалар бакчаларын ремонтлау буенча сөйләшүләр бара. Яшь кадрлар әзерләүдә районда «Иллегә - илле» программасы эшли (югары белем алу чыгымнарының яртысын район күтәрә). Алга таба модульле балалар бакчалары төзү, сәләтле балалар мәктәбе ачу күздә тотыла.

Техник җиһазландыру буенча чит ил вәкилләрен дә таң калдырган безнең мәктәпләр. Мәгариф идарәсе начальнигы вазифаларын башкаручы Эльвира Зарипова укыту һәм тәрбия өлкәсенә булган караш һәм игътибар өчен район җитәкчелегенә тирән рәхмәтен белдерде.

Мәгариф хезмәткәрләренең район профсоюз оешмасы рәисе Рәмзия Хәсәнова үз чыгышында ветеран-педагогларга күрсәтелә торган ярдәмгә тукталды. Бүген районда аларның саны 842 гә җитә.

Шушы көннәрдә 4 нче лицейдан Гөлназ Харисова, 5 нче мәктәптән Илдар Шәрифуллин, Тымытык мәктәбеннән Елизавета Шиһапова мәгълүмати-методик үзәк методисты Әлфия Ганиуллина җитәкчелегендә Мәскәүдә укытучыларның эшлекле очрашуында булып кайтты. Алар анда алган кичерешләре белән уртаклашты. Танылган кино һәм театр артистлары белән очрашу, кичке Мәскәү буенча экскурсия азнакайлыларда онытылмас тәэсирләр калдырган.

- Әлеге слетта республикадан без һәм Казаннан 5 укытучы катнашты. Ике көн дәвамында барган конференциядә Россиядә мәгариф системасын алыштырырга кирәк дигән фикерләр яңгырады. Моңа бик сак килү сорала, ялгышлар җибәрмәскә иде. Мәктәп теория түгел, ә практик белем бирергә тиеш. Төрле һөнәрләргә өйрәтә торган түгәрәкләр булдырырга кирәк, - дип исәпли яшь тарих укытучысы Илдар Шәрифуллин.

Район башлыгы ата-аналар, балалар арасында һөнәри ориентлашу эшен җәелдерергә, хезмәт базарында сорауга ия эш урыннары хакында аңлату алып барырга, мәктәпкә яшь кадрларны тарту кирәклеген ассызыклады.

Очрашу кайнар чәй һәм чәчәкләр бүләк итү белән тәмамланды.

Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Марсель Шәйдуллин Азнакай мәгариф активын эшлекле сөйләшүгә кабул итте