Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Марсель Шәйдуллин Азнакай халкын Яңа ел белән котлады

Хөрмәтле азнакайлылар! Кадерле дуслар!

Без яңа – 2020 елга аяк басабыз. Матур гадәт буенча үткән елга нәтиҗә ясап, киләчәккә яңа бурычлар һәм максатлар билгелибез.

2019 ел районыбыз өчен уңышлы булды – яңа социаль объектлар, йортлар, юллар салынды, шәһәребез һәм авылларыбыз тагын да матурланды, һәр өлкәдә заманча тормыш шартлары киңәйтелде.

Азнакай элек-электән авыл хуҗалыгы өлкәсендә дан тотты. Хезмәтчәннәребез быел да мул күләмдә икмәк җитештерде, терлекчелектә югары уңышларга ирештек. Спорт һәм мәдәнияттә ирешкән уңышларыбыз белән лаеклы горурланабыз. Мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә дә шактый уңай үзгәрешләр булды. Дәүләт һәм район программалары нигезендә эшмәкәрлек буенча яңа эш урыннарын ачу дәвам итә.

Быел “Азнакайнефть” идарәсе генә түгел, районыбыз тормышында истәлекле вакыйга булды – коллектив 500 миллионынчы тонна нефть чыгарды. Бүген нефтьчеләр ярдәме белән районыбыз үсеше өчен барлык уңай шартлар тудырыла. Заманча балалар бакчасы төзелеше, Сөембикә урамын реконструкцияләү, ишегалларын төзекләндерү, юлларны, тротуарларны, социаль учреждениеләрне ремонтлау район халкын һәм кунакларны сөендерде.

Районның барлык казанышларында һәр кешенең хезмәт өлеше бар, моның өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм.

2020 ел ТАССР төзелүгә 100 ел, Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан истәлекле вакыйгаларга бай булачак.

Районыбыз үсешенә, тарихына зур өлеш керткән легендар шәхесләр, сугыш һәм хезмәт ветераннары буынына ихлас рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Аларның данлы хезмәт традицияләрен бүгенге яшь буын дәвам итә.

Хөрмәтле азнакайлылар!

Якынлашып килүче Яңа 2020 ел котлы булсын. Һәммәгезгә ихлас йөрәктән бәхет, шатлык, тынычлык һәм иминлек телим! Барлык теләкләрегез дә тормышка ашсын! Яңа ел белән! Яңа бәхет белән, кадерле райондашларым!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев