Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Марсель Шәйдуллин Азнакай халкына ышанычлары өчен рәхмәт белдерде

Хөрмәтле азнакайлылар! Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлауларда Бердәм Россия" партиясе тулы җиңү яулады һәм сайлаучыларның ныклы ышанычын казанды. Сайлауларда район халкының 86,6 процентын катнашуын да билгеләп үтәргә кирәк. Сайлау нәтиҗәләре муниципаль район үсешенең өстенлекле юнәлешләре дөрес билгеләнгән дип әйтергә нигез бирә. Халык райондагы һәм шәһәрдәге уңай үзгәрешләрне күрә....

Хөрмәтле азнакайлылар!

Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлауларда Бердәм Россия" партиясе тулы җиңү яулады һәм сайлаучыларның ныклы ышанычын казанды. Сайлауларда район халкының 86,6 процентын катнашуын да билгеләп үтәргә кирәк.

Сайлау нәтиҗәләре муниципаль район үсешенең өстенлекле юнәлешләре дөрес билгеләнгән дип әйтергә нигез бирә. Халык райондагы һәм шәһәрдәге уңай үзгәрешләрне күрә. Бу безнең өчен бик кыйммәт, шуңа күрә безнең начар эшләргә хакыбыз юк, сөекле районыбыз иминлеге өчен тагын да ныграк тырышырга тиешбез.

Азнакай муниципаль районы халкына актив гражданлык позициясе, "Бердәм Россия" партиясе һәм кандидатыбыз Мөхәммәдиев Рөстәм Нәбиулла улына белдергән ышанычы, сайлау участокларына килеп, тавыш бирүләре өчен рәхмәтлемен.

Соңгы елларда районда зур эшләр башкарылды. Авыл хуҗалыгы тармагы буенча без кабат алдынгылар сафына бастык. Ике ел рәттән Азнакай республика күләмендә иң күп икмәк җыя. Бу уңышларга хезмәт сөючән, инициативалы, үз туган ягына, халкына битараф булмаган кешеләр тырышлыгы белән ирештек. Сезгә хезмәттәге батырлыгыгыз өчен тирән рәхмәтебезне җиткерәбез.

Без һәр сайлаучының фикерен хөрмәт итәбез. Аз булса да, башка партияләргә бирелгән тавышлар әле эшләнәсе эшләребез барлыгы хакында сөйли. Алга таба да районыбызны үстерүгә, төзекләндерүгә, халыкның тормыш шартларын яхшыртуга бар көчебезне куячакбыз.

Үзебезнең эшли белүебезне, иң кискен мәсьәләләрне дә чишә алуыбызны бер кат кына расламадык. Ышанам, безнең барлык эшләр дә барып чыгачак, районыбыз тагын да чәчәк атачак. Сезгә алга куелган бурычларны тормышка ашыруда уңышлар телим.

Марсель Шәйдуллин,

Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Марсель Шәйдуллин Азнакай халкына ышанычлары өчен рәхмәт белдерде