Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Марсель Шәйдуллин Азнакай халкын Корбан гаете белән котлады

Хөрмәтле мөселманнарыбыз! Кадерле райондашлар! Сезне Ислам диненең изге бәйрәмнәренең берсе - Корбан гаете белән ихлас күңелдән тәбрик итәм! Бу мөбарәк бәйрәм өлкәннәргә кадер-хөрмәт күрсәтергә, мохтаҗларга ярдәм итәргә, якын кешеләр турында кайгыртырга, балаларда иман һәм игелек тәрбияләргә өйрәтә. Корбан гаете рухи үрләргә, җан тынычлыгына ирешү сөенечен дә алып килә. Районыбызда дин...

Хөрмәтле мөселманнарыбыз!

Кадерле райондашлар!

Сезне Ислам диненең изге бәйрәмнәренең берсе - Корбан гаете белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!

Бу мөбарәк бәйрәм өлкәннәргә кадер-хөрмәт күрсәтергә, мохтаҗларга ярдәм итәргә, якын кешеләр турында кайгыртырга, балаларда иман һәм игелек тәрбияләргә өйрәтә. Корбан гаете рухи үрләргә, җан тынычлыгына ирешү сөенечен дә алып килә.

Районыбызда дин өлкәсендә куанычлы үзгәрешләр күп: яңа мәчет-мәдрәсәләр салына, озак еллар дәвамында ремонт күрмәгән гыйбадәтханәләр төзекләндерелә. Безнең күпмилләтле һәм күпконфессияле дәүләтебездә мөселманнарның ил, республика, районның иҗтимагый тормышында актив катнашуы зур әһәмияткә ия.

Алар үзләренең хәйриячелек һәм агарту эшчәнлеге белән Азнакай халкы арасында тынычлыкны һәм бердәмлекне сакларга ярдәм итәләр, шул рәвешле районыбыз үсешенә лаеклы өлеш кертәләр.

Әлеге бәйрәм барыбызны да игелекле гамәлләргә рухландырсын, һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык, бәрәкәт һәм өмет китерсен! Сезгә җан тынычлыгы, сәламәтлек, муллык һәм иминлек телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Марсель Шәйдуллин Азнакай халкын Корбан гаете белән котлады