Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Марсель Шәйдуллин Азнакай халкын Халыклар бердәмлеге көне белән котлады

4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтәбез. Бу бәйрәмнең тарихы ерак гасырларга - 1612 елга барып тоташа һәм иминлек, тынычлык, бәйсезлек өчен бар милләтләрнең бердәм булып илбасарларга каршы күтәрелүен чагылдыра. Яшькә, дингә, һөнәргә, тормыштагы максатларыбызга карамастан, без - илебез язмышы өчен җаваплылык тоеп яшәүче халык. Һәркемгә үсешкә һәм бөтенлеккә...

4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтәбез. Бу бәйрәмнең тарихы ерак гасырларга - 1612 елга барып тоташа һәм иминлек, тынычлык, бәйсезлек өчен бар милләтләрнең бердәм булып илбасарларга каршы күтәрелүен чагылдыра.

Яшькә, дингә, һөнәргә, тормыштагы максатларыбызга карамастан, без - илебез язмышы өчен җаваплылык тоеп яшәүче халык.
Һәркемгә үсешкә һәм бөтенлеккә йөз тоткан бердәм дәүләт кирәк. Ә дәүләтнең көче төбәкләр үсешенә бәйле.

Шуңа күрә без үз районыбызны, шәһәребезне төзекләндерү, үстерү буенча никадәр тырышыбрак эшләсәк, гражданлык активлыгыбызны күрсәтсәк, бер-беребезгә ярдәм кулы сузып, аңлашып яшәсәк, илебез дә рухи һәм икътисади яктан шулкадәр алга китәр.


Кешеләргә ышанычлы иминлек гарантияләүче, алар хезмәттә дә, иҗатта да үз мөмкинлекләрен гамәлгә ашыра алырлык заманча җәмгыятьне уртак тырышлык белән генә төзи алачакбыз.


Халыклар бердәмлеге көне белән чын күңелдән котлыйм! Барчагызга ныклы сәламәтлек, һәр өйгә иминлек, тынычлык телим!

Марсель Шәйдуллин,

Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Марсель Шәйдуллин Азнакай халкын Халыклар бердәмлеге көне белән котлады