Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Марсель Шәйдуллин Азнакай халкын 1 Май бәйрәме белән котлады

1 Май - Яз һәм хезмәт бәйрәме белән! Хөрмәтле райондашлар! Сезне ихлас күңелдән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән тәбрик итәм. 1 Май бүген илебездә төрле милләт, дин һәм сәяси карашлар белән яшәүче күпмилләтле халкыбызның үзара аңлашу, тынычлык, татулык, хезмәт бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Май - өметләр уянган, яңарышлар башланган вакыт....

1 Май - Яз һәм хезмәт бәйрәме белән!


Хөрмәтле райондашлар! Сезне ихлас күңелдән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән тәбрик итәм.


1 Май бүген илебездә төрле милләт, дин һәм сәяси карашлар белән яшәүче күпмилләтле халкыбызның үзара аңлашу, тынычлык, татулык, хезмәт бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Май - өметләр уянган, яңарышлар башланган вакыт. Яз безнең күңелләребезгә яшәү дәрте өсти, яңадан-яңа хезмәт уңышларына өнди. Кырларыбызда яңа уңышка нигез салынган бу көннәрдә без язның асылын беркайчан булмаганча аңлыйбыз.


Азнакайлылар хезмәт сөючәнлекләре белән һәрвакыт аерылып торды. Азнакай җире - данлыклы хезмәт традицияләрен, кече ватаннарының чәчәк атуына бөтен көчләрен бирүчеләрне хөрмәтләү ягы. Үз куллары белән районыбыз иминлеген тәэмин итүчеләрнең барысына да бик зур рәхмәт.
Кадерле дуслар! Яз бәйрәме, табигатьнең яшәрүе барчабызга да яңа көчләр, яңа идеяләр алып килсен, хезмәтебез бары тик шатлану һәм канәгатьлек хисе генә китерсен. Һәр йортта тынычлык, бәхет, иминлек тантана итсен!


Марсель Шәйдуллин,
Азнакай муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев