Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Марсель Шәйдуллин Азнакай эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

10 ноябрь - Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне! Бу уңайдан Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин Азнакай эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. "Сезнең көндәлек хезмәтегез гаять зур тәвәккәллек, җаваплылык сорый, шактый күп көч һәм энергия чыгымнары таләп итә. Шәһәребездә һәм районыбызда яшәүчеләрнең тынычлыгы, иминлеге хакына...

10 ноябрь - Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне! Бу уңайдан Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин Азнакай эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

"Сезнең көндәлек хезмәтегез гаять зур тәвәккәллек, җаваплылык сорый, шактый күп көч һәм энергия чыгымнары таләп итә. Шәһәребездә һәм районыбызда яшәүчеләрнең тынычлыгы, иминлеге хакына сез еш кына шәхси вакытыгыз белән исәпләшмисез, аруалуны белмичә мөһим объектларны саклыйсыз, җинаятьләрне ачу өстендә эшлисез, юлларда тәртип һәм иминлек сагында торасыз.

Халык күпләп җыела һәм күңел ача торган бер генә чара да эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең актив катнашыннан башка узмый. Сезнең һөнәри осталыгыгыз, оперативлыгыгыз һәм кыюлыгыгыз бәрабәренә Азнакай полициясе җирлегебездә яшәүчеләрнең зур хөрмәтихтирамын һәм ышанычын казанды, шәһәр һәм районыбызда тормыш куркынычсыз, тыныч һәм имин булып кала.

Хокук саклау органнары ветераннарына кадерхөрмәтнең һәм рәхмәтнең аеруча зурысы. Аларның күбесе элеккечә үк сафта кала, бәяләп бетергесез тәҗрибә һәм белемнәрен яшь коллегалары белән бик теләп уртаклаша.

Эчке эшләр органнарының барлык бүлекчәләрендә хезмәт куючыларга җиңел булмаган, куркыныч хезмәтләрендә уңышлар,ныклы сәламәтлек, рух ныклыгы теләп калабыз. Үзегезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, бәхет-сәгадәт, хәерле-имин гомерләр телим! Бәйрәм белән!" - диелә котлауда.

Азнакайда Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан бәйрәм концерты узачак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Марсель Шәйдуллин  Азнакай эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Марсель Шәйдуллин Азнакай эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады