Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Марсель Шәйдуллин махсус хәрби операциядә катнашучының гаиләсен баласы туу белән котлады

Бүген Азнакай бала тудыру йортында махсус хәрби операциядә катнашучының гаиләсен сабыйлары туу белән тантаналы төстә котладылар.

Әлеге күңелле мизгелләрне әти кешенең үзенә кәрәзле телефон аша гына күзәтергә туры килде. Ул үзе яу кырында. Гаиләнең сөенечен муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, әти-әниләре, туганнары, хезмәттәшләре уртаклашты.

– Сау-сәламәт, игелекле, тәүфыйклы бала булып үссен, әти-әнисенә бары куанычлар гына китерсен! Тормыш иптәшегезгә яу кырыннан исән-сау әйләнеп кайтырга, балаларыгызны тигезлек белән үстерергә язсын, – дип Марсель Шәйдуллин сабыйның әнисенә изге теләкләрен җиткерде, Татарстан Республикасы Рәисе һәм җирле хакимияттән бүләкләр тапшырды.

ЗАГС бүлеге мөдире Айгөл Хәсәнова сабыйның туу турында таныклыгын да бала тудыру йортында ук тапшырырга әзерләнеп килгән.

Бу гаиләдә хәзер өч бала: зур кызларына 11 яшь, ул җыр, бию, гимнастика белән шөгыльләнә. Уртанчы уллары компьютер белән кызыксына. Алар нәни сеңелләрен көтеп алганнар, аны карарга әнигә булышачакбыз, диләр.

Бу көнне гаиләгә эшләреннән дә, туганнарыннан да бик күп котлаулар, чәчәкләр, бүләкләр яуды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев