Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Марсель Гарипов “Азнакай” китабы өчен Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиягә лаек булды

Ел саен, октябрь аенда, нефтьчеләр төбәге башкаласы Әлмәттә Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия тапшыру тантанасы уза. "Татнефть" ААҖ һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан 2006 елда булдырылган әлеге мәртәбәле бүләккә ия булучылар арасында ел саен диярлек безнең якташларыбыз - Азнакай язучылары да була. Узган ел әлеге бүләкне районыбызга Резеда Шәрипова алып кайткан...

Ел саен, октябрь аенда, нефтьчеләр төбәге башкаласы Әлмәттә Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия тапшыру тантанасы уза.

"Татнефть" ААҖ һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан 2006 елда булдырылган әлеге мәртәбәле бүләккә ия булучылар арасында ел саен диярлек безнең якташларыбыз - Азнакай язучылары да була.

Узган ел әлеге бүләкне районыбызга Резеда Шәрипова алып кайткан булса, быел аңа Марсель Гарипов ("Азнакай" китабы өчен) лаек булды.

Билгеле булганча, әдәбият өлкәсендә уңышлары булган студентларга да Саҗидә Сөләйманова исемендәге стипендия билгеләнә.

Быел ун студентның икесе үзебезнең Азнакай кызлары булуы, районыбыз өчен шулай ук зур мәртәбә. Әлеге чара турында тулырак язманы киләсе санда укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Марсель Гарипов “Азнакай” китабы өчен Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиягә лаек булды