Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Максатларны уртак итеп

Район Советының утырышлар залында ТР мөселманнары Диния назәрәте мөфтие Илдус Фәиз һәм ТР Президентының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Марат Гатин белән район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин катнашында очрашу узды. Очрашуга мәчет имамнары һәм авыл җирлекләре башлыклары чакырылган иде. Башкала кунагы Илдус хәзрәт Фәиз очрашуның максатларын әйтеп, татар...

Район Советының утырышлар залында ТР мөселманнары Диния назәрәте мөфтие Илдус Фәиз һәм ТР Президентының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Марат Гатин белән район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин катнашында очрашу узды. Очрашуга мәчет имамнары һәм авыл җирлекләре башлыклары чакырылган иде.

Башкала кунагы Илдус хәзрәт Фәиз очрашуның максатларын әйтеп, татар халкының 922 елдан бүгенге көнгә кадәр булган дин тарихына тукталды. Россиядә ислам үсешенә өлеш керткән дәүләт эшлеклеләрен атады: Екатерина II 225 ел элек меңләгән данә Коръәнне бастырып тарату турында әмер биргән. Шул сәбәпле 2012 ел Коръән елы итеп игълан ителде. В.Путин 2006 елда Ислам мәдәнияты, фәне һәм мәгарифенә булышлык итү фонды оештырган. 459 ел элек - Казан ханлыгы юк ителү чорында өзелгән гореф-гадәтне яңартып, Президентыбыз Р.Миңнеханов узган елны Ураза гаетендә катнашты. Илдус Фәиз Россия җәмгыятендә таркалуны булдырмау ниятеннән өммәтебезнең бербөтен булып яшәү кирәклеге турында әйтеп, мәхәллә системасын торгызырга тәгъдим итте.

Әйтергә кирәк, 2010 елда ТР Президенты фәрманы белән аның Аппараты структурасында яңа бүлек - дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе эшли башлады. Дәүләт белән дин багланышларына кагылышлы сораулар хәзерге көндә бик актуаль, һәм республика җитәкчелеге әлеге өлкәне Президентка турыдан-туры бәйләде.

Идарә башлыгы Марат Гатин чит илләрнең Россиягә карата СССР чорындагы һәм хәзерге көндә булган мөнәсәбәтләрен чагыштырды. Үзенең бәйсез тышкы сәясәте барлыкка килү белән кайбер илләрнең Россиягә булган мөнәсәбәтенең яхшыруын әйтеп китте, ләкин барысына да куәтле, тотрыклы, бәйсез Россия кирәк түгел икәнлеге дә ачыкланды.

Татар халкына традицион исламны кайтару, җәмгыятьнең төрле дини агымнарга таркалуын булдырмау, Россия мөселманнарын берләштерү максаты белән яңа идарә укыту программасын бердәйләштерде. Яшәү урыннарын алыштырсалар да, хәзер шәкертләрнең уку белән бәйле авырлыклары тумый, чөнки бөтен ил буенча дини сабаклар бертөрле программа һәм китаплар буенча укытыла. Шулай ук имамнарның урындагы вазифаларын төгәл башкару нияте белән аттестацияләү уздырыла. Әлеге аттестацияне узган Ак мәчет имам-хатыйбы Әмирҗан хәзрәткә районыбызда беренчеләрдән булып шаһәдәтнамә тапшырылды. "Берләшеп эшләсәк, барлык мөселманнар өчен уртак юлдан барсак, киләчәктә Россия өммәте уңышка ирешер", - диде Марат Гатин.

Марсель Шәйдуллин кунакларга рәхмәтен җиткереп, Россиянең алга таба да ныклы үсешен дәвам итүенә ышанычын белдерде.

Айгөл Шакирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев