Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лугансктан кайткан беженецлар Азнакай халкына рәхмәтен белдерде

Без Азнакайга хәрби хәрәкәтләр барган Лугансктан 20 августлар тирәсендә кайттык. Үзем һәм ирем анда авиабомбежкага эләктек, алты көн подвалда утырырга мәҗбүр булдык. Башта олы кызыбызның, аннан кече кызыбызның гаиләсен җибәрдек. Сугыш баргач, чик ябык иде, көч-хәл белән Харкьков аша кайтырга туры килде. Өстә нинди кием булса, шуның белән чыгып качтык....

Без Азнакайга хәрби хәрәкәтләр барган Лугансктан 20 августлар тирәсендә кайттык. Үзем һәм ирем анда авиабомбежкага эләктек, алты көн подвалда утырырга мәҗбүр булдык. Башта олы кызыбызның, аннан кече кызыбызның гаиләсен җибәрдек. Сугыш баргач, чик ябык иде, көч-хәл белән Харкьков аша кайтырга туры килде.

Өстә нинди кием булса, шуның белән чыгып качтык. Азнакайда бердәнбер туганнарыбыз, икесе дә табиб булып эшләүче Сания һәм Фоат Галимовларга кайтып сыендык. Алар берсүссез ике гаиләне кабул итте. Шулкадәр олы йөрәкле, мәрхәмәтле туганнарыбызга чиксез рәхмәтлебез. Шулай ук Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллинга тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Шундый ачык йөзле, кунакчыл, игътибарлы җитәкчене күреп шаккатык.

Азнакайда аны бик яраталар, һәркем аның турында бары тик җылы сүзләр генә әйтә. Аның ярдәме белән гаиләбезгә акчалата ярдәм бирелде. Шулай ук өс киемнәре белән тәэмин итүдә булышкан өчен район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урыбасары Дамир Гыйләҗевка, оныгыбызны балалар бакчасына ураштыруда ярдәм иткән мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зариповага, ирем һәм киявемне эшкә урнаштырган "Инженер челтәрләре" ҖЧҖ җитәкчесе Наил Шәмсетдиновка һәм барлык азнакайлыларга рәхмәт әйтәсе килә.

Рәмзия Власова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лугансктан кайткан беженецлар Азнакай халкына рәхмәтен белдерде