Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әлмәт колониясендә кырыгалдар барлыкка килгән

Әлмәтнең төзәтү колониясендә җәза срогын үтүче 25 яшьлек егет кичләрен таныш булмаган кешеләргә шалтыратып, төрле уйдырмалар белән аларны куркытып, акча "эшли" торган булган. Зыян күрүчеләр "бәлагә юлыккан" уллары, ирләре, туганнары турындагы куркыныч хәбәрләрне ишеткәннән соң, аның телефон счетына акча салганнар. 2013 елдан алып 2014 елның мартына кадәр тоткынның "табышы" 532...

Әлмәтнең төзәтү колониясендә җәза срогын үтүче 25 яшьлек егет кичләрен таныш булмаган кешеләргә шалтыратып, төрле уйдырмалар белән аларны куркытып, акча "эшли" торган булган.

Зыян күрүчеләр "бәлагә юлыккан" уллары, ирләре, туганнары турындагы куркыныч хәбәрләрне ишеткәннән соң, аның телефон счетына акча салганнар. 2013 елдан алып 2014 елның мартына кадәр тоткынның "табышы" 532 мең 450 сум тәшкил иткән. Чаллы шәһәр суды мошенникны җинаять эшенең барлык эпизодларында гаепле дип тапкан һәм аны 4 елга каты режимлы колониягә хөкем иткән. Аферистка хәзерге җәза срогы белән бергә тагын 6 ел да 6 ай утырасы, дип белдерә "Әлмәт таңнары" басмасы.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әлмәт колониясендә кырыгалдар барлыкка килгән