Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әлкәй авыл китапханәсендә әдәби-музыкаль кичә үткәрелде

Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан Әлкәй авыл китапханәсе hэм Мәдәният йорты үзешчәннәре көче белэн «Кем укыган тормыш китабын» дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Сәхнәдә театральләшкән тамаша да, оста шигырь сөйләүчеләр, сандугачтай жырчылар, оста биючеләр дә чыгыш ясады. Җирле шагыйрьләребез: Роза Шәрифуллина һәм Алмаз Газизовларның үзләре язган шигырьләрен...

Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан Әлкәй авыл китапханәсе hэм Мәдәният йорты үзешчәннәре көче белэн «Кем укыган тормыш китабын» дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Сәхнәдә театральләшкән тамаша да, оста шигырь сөйләүчеләр, сандугачтай жырчылар, оста биючеләр дә чыгыш ясады. Җирле шагыйрьләребез: Роза Шәрифуллина һәм Алмаз Газизовларның үзләре язган шигырьләрен дә тамашачылар жылы кабул итте, алкышларга күмде. Кичәбез татар, рус, инглиз телләрендә «Туган тел» жыры белән тәмамланды.

Кичә хәйрия акциясе белән үрелеп барды. Кинәт кенә авырып киткән Илфатның хәленә кереп, бик күпләр ярдәм итәргә ашыкты. Бу көнне 18 меңнән артык акча жыелды. Мәрхәмәтле, шәфкатьле, ярдәмчел авылдашларыбыз өчен зур горурлык хисләре кичердек.

Күңелләребезгә шигъри моң һәм шәфкатьлелек орлыклары салган әлеге кичәне оештыруның үзәгендә Әлкәй авыл җирлеге, аның башлыгы Светлана Зиннурова иде. Без әнә шулай бердәм булып, кайгы килсә ярдәмләшеп, шатлыгына сөенеп яшибез.

Алмаз Газизов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әлкәй авыл китапханәсендә әдәбимузыкаль кичә үткәрелде