Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Өлкәннәрне тәрбиягә алырга тәкъдим итәләр: ризалашучылар булырмы?

Татарстанда өлкән яшьтәге кешеләрне опекага алуны оештырмакчылар. Әлеге уңайдан Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы "Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә" дигән яңа пилот проекты әзерләп, аны Татарстан хөкүмәтенә җибәргән. Министрлыкның матбугат белән эшләү хезмәте хәбәр иткәнчә, ул кабул ителгән очракта, үз-үзләрен карый алмаган пенсионерларны опекага...

Татарстанда өлкән яшьтәге кешеләрне опекага алуны оештырмакчылар. Әлеге уңайдан Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы "Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә" дигән яңа пилот проекты әзерләп, аны Татарстан хөкүмәтенә җибәргән.

Министрлыкның матбугат белән эшләү хезмәте хәбәр иткәнчә, ул кабул ителгән очракта, үз-үзләрен карый алмаган пенсионерларны опекага алган гаиләләргә ай саен пособие түләү каралган. III группа инвалидлыгы булган яки инвалидлыгы булмаган әби-бабайны тәрбияләп торган өчен аена 4 мең сум, II группа инвалидка 6 мең сум, I группа инвалидны караган өчен 8 мең сум акча түләнәчәк. Әмма теләсә кем опекун була алмый. Алар хезмәткә яраклы, бер тапкыр да хөкемгә тартылмаган булырга тиеш. Торак шартлары яхшы булу һәм тәрбиягә алган кеше белән туганлык мөнәсәбәтләрендә тормавы шарт. Проект нигезендә гаиләләрне җирле социаль хезмәтләр сайлап алачак һәм киләчәктә аларны контрольдә тотачак.
Хөкүмәт кабул иткән очракта пилот проектына старт киләсе ел башында биреләчәк.

Өлкән кешеләрне тәрбиягә алу практикасы бездә юк дип әйтеп булмый. Аның өчен пособие бирелмәсә дә, кайбер игелекле кешеләр әби-бабайларны үз гаиләләренә алып тәрбияли. Мамадыш районының Югары Кыерлы авылында яшәүче Имамиевлар да 84 яшьлек авылдашларын үз канатлары астына алган. Почтальон булып эшләүче Гөлүзә апа Галимә әби белән электән үк аралашып яшәгән.

- Әбинең ире дә, балалары да юк. Өенә барып кайбер эшләрдә булышып кайта идем. Берьюлы аяклары авыртып йөри дә алмый башлаган. Мин өйдә юкта ирем балалар белән барып алып кайткан. Җиденче аен бездә яши. Электән үк аралашып яшәгәч, бер-беребезгә ияләшү авыр булмады. Үз әбибез кебек якын күрәбез, - диде ул безгә.

79 яшьлек Мөслимә Шәфыйк әлеге проектны уңышлы дип саный. Әмма шул ук вакытта аны камилләштерергә кирәк, ди.
- Дүрт мең сум акчага ризалашырлармы икән? Аның өчен бик зур кыюлык кирәк. Изге күңелле кешеләр алынса гына инде бу эшкә. Ә караучысыз калган, шуның өстенә инвалид та булган өлкәннәр өчен бу бик әйбәт булачак. Аларга җылы караш, кайнар чәй, ягымлы елмаю җитми бит. Моны киң күңелле кешеләр генә булдыра ала, - ди Мөслимә апа.

Газета укучы Вахит Салихов исә бу проектны алдакчылар өчен кулай нәрсә дип бәяли.
- Фатирына кызыгып, карыйбыз дип алырлар да, бернинди тәрбия дә күрсәтмәсләр. Көчле контроль оештырылса гына инде. Әмма дүрт-сигез мең сум акчага кемнедер карарга алулары бик икеле. Булса да, авыл кешеләреннән генә көтәргә була. Алар кеше күз алдында яшиләр, олыларга хөрмәт дигән нәрсә авылларда саклана әле. Шуның өстенә авыл җирендә яшәүчеләргә эш юк, хезмәт хаклары түбән. Бу алар өчен, ничек кенә тупас яңгырамасын, акча эшләү ысулы да була ала, - ди ул.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Өлкәннәрне тәрбиягә алырга тәкъдим итәләр: ризалашучылар булырмы?