Реклама
ҖӘМГЫЯТЬ
ӨЛКӘННӘРНЕҢ ИЗГЕ БУРЫЧЫ
Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык һәм ахирәттә йөзгә аклык китерер дигән фикергә таянып эшли Урсай авылы мәчете. Фәнзия Мостафина 5 ел инде балалар өчен дини тәрбия дәресләре укыта. "Балага кечкенәдән үк дөрес тәрбия бирү, Аллаһның барлыгын һәм берлеген аңлату, хәләлне хәрамнан аерырга өйрәтү, игелекле кеше, ата-анага хөрмәт тәрбияләү - өлкәннәрнең...
Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык һәм ахирәттә йөзгә аклык китерер дигән фикергә таянып эшли Урсай авылы мәчете.
Фәнзия Мостафина 5 ел инде балалар өчен дини тәрбия дәресләре укыта. "Балага кечкенәдән үк дөрес тәрбия бирү, Аллаһның барлыгын һәм берлеген аңлату, хәләлне хәрамнан аерырга өйрәтү, игелекле кеше, ата-анага хөрмәт тәрбияләү - өлкәннәрнең изге бурычы", - ди мөгәллимәбез.
Бүгенге көндә аның 11 шәкерте бар. Азнакайда узган Коръән һәм намаз уку бәйгеләрендә аларның барысы да катнашты. Балалар намаз укыды, сурәләрне яттан сөйләде. Һәммәсе бүләкләнеп, күтәренке, шат күңел белән кайтты. 7 яшьлек Айсылу белән Рөстәмгә Коръән китаплары тапшырылды.
"Балачакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья үзгәртә алмас", - дигән татар халкының бөек галиме, мәгърифәтче Риза Фәхретдин. Без, өлкәннәр, шушы сүзләрне истә тотарга тиешбез. Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтеннән дә кадерле булган нәрсә - тәрбияле баладыр.
Гөлфирә ГАТАУЛЛИНА, балалар бакчасы тәрбиячесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев