Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Өлкәннәр көненә бүләк – Алабугага сәяхәт

"Азнакайнефть" идарәсе һәм ветераннар советы нефть сәнәгатендә эшләп лаеклы ялга чыккан сиксән ике Азнакай һәм Актүбә ветеранына бүләк ясады - җөмһүриятебезнең борынгы шәһәрләреннән берсе булган Алабугага экскурсия оештырды. "Идарәдә мең ярымнан артык лаеклы ялдагы нефтьче исәпләнә, - ди ветераннар советы рәисе Мисбах Мәсәлимов. - Берьюлы барсын да юлга алып чыгып...

"Азнакайнефть" идарәсе һәм ветераннар советы нефть сәнәгатендә эшләп лаеклы ялга чыккан сиксән ике Азнакай һәм Актүбә ветеранына бүләк ясады - җөмһүриятебезнең борынгы шәһәрләреннән берсе булган Алабугага экскурсия оештырды.

"Идарәдә мең ярымнан артык лаеклы ялдагы нефтьче исәпләнә, - ди ветераннар советы рәисе Мисбах Мәсәлимов. - Берьюлы барсын да юлга алып чыгып булмый, бу мөмкин дә түгел. Кайберләренең озын юлга чыгарлык сәламәтлеге дә юк. Экскурсияне оештырганда, төркемгә сәяхәткә бер дә бармаган кешеләрне кертергә тырыштык. Бу юлы иң өлкәнебезгә 83 яшь иде".
Ветераннар шәһәр буйлап экскурсиядә, Надежда Дурова музеенда булганнар, шайтан шәһәрчеген караганнар, сәнгать музеенда булып, Алабуга осталарының кул эшләре белән хозурланганнар. Бөек Ватан сугышында катнашучылар өчен ачылган аллеяда авыр сугыш елларын искә төшергәннәр...
-Шундый онытылмаслык сәяхәт рәвешендә зур бүләк ясаган "Татнефть" АҖ җитәкчелегенә һәм "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчесе Марат Җәләтовка ветераннарыбыз зур рәхмәтләрен җиткерергә куштылар, - ди Мисбах Мәсәлимов үзенең дә күңеле булып кайтуын яшермичә.
Нәфис Әхмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Өлкәннәр көненә бүләк – Алабугага сәяхәт