Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Өлкәннәр көне уңаеннан Азнакайда айлык игълан ителде

25 сентябрьдән 25 октябрьгә кадәр район башкарма комитеты җитәкчесе боерыгы нигезендә, Өлкәннәр көне уңаеннан айлык игълан ителде. Айлык барышында түбәндәге социаль чаралар уздырылачак: бюджет оешмалары һәм ликвидацияләнгән предприятиеләрнең 70 яшьтән өлкәнрәк пенсионерларына матди ярдәм күрсәтеләчәк, өлкәннәр өчен авыл хуҗалыгы ярминкәсе, шәһәрдә һәм Актүбәдә (1 октябрьдән алып 10 октябрьгә кадәр) мунчада...

25 сентябрьдән 25 октябрьгә кадәр район башкарма комитеты җитәкчесе боерыгы нигезендә, Өлкәннәр көне уңаеннан айлык игълан ителде.

Айлык барышында түбәндәге социаль чаралар уздырылачак: бюджет оешмалары һәм ликвидацияләнгән предприятиеләрнең 70 яшьтән өлкәнрәк пенсионерларына матди ярдәм күрсәтеләчәк, өлкәннәр өчен авыл хуҗалыгы ярминкәсе, шәһәрдә һәм Актүбәдә (1 октябрьдән алып 10 октябрьгә кадәр) мунчада бушлай юыну оештырылачак, йөз яшен тутырган әбиләрне, хәрби хезмәттә вафат булганнарның әти-әниләрен хөрмәтләү, картлар һәм инвалидлар йортында концерт, мәдәният йортларында, китапханәләрдә очрашулар, кул эшләре күргәзмәләре, мәдәни һәм спорт чаралары, предприятие-оешмаларда тантаналы җыелышлар узачак, гомум практика табиблары һәм тар белгечләр медицина учреждениеләрендә һәм өйдә өлкәннәргә медицина тикшерүе уздырачак.

Бүген районыбызда өлкәннәр катламына керүче 16820 кеше гомер кичерә. Алар арасында дәһшәтле сугыш елларының ачысын-төчесен татыганнары да, районыбызның үсешенә лаеклы өлеш керткәннәре дә, үзләренең эшләре белән сөендергәннәре дә, тормыш тәҗрибәләре күпләребезгә үрнәк булырлыклары да бихисап. Кадерле өлкәннәребезне һәрдаим игътибардан ташламыйк, зурлыйк һәм кадерлик аларны!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Өлкәннәр көне уңаеннан Азнакайда айлык игълан ителде