Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лизинг-грант–уңай программа

Татарстанда инвестицион үсеш агентлыгы тарафыннан кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм чаралары тормышка ашырыла. Без даими рәвештә әлеге программалар белән таныштырып киләбез. Субсидия Татарстан Республикасы эшмәкәрләренә бизнес-проектларны тормышка ашыру максатыннан, килешү буенча җиһазларга финанс арендасы (лизинг) өчен беренчел түләүләр максатында бирелә. Субсидия күләме: үз эшен яңа гына башлаучыларгә (1 елга...

Татарстанда инвестицион үсеш агентлыгы тарафыннан кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм чаралары тормышка ашырыла. Без даими рәвештә әлеге программалар белән таныштырып киләбез.
Субсидия Татарстан Республикасы эшмәкәрләренә бизнес-проектларны тормышка ашыру максатыннан, килешү буенча җиһазларга финанс арендасы (лизинг) өчен беренчел түләүләр максатында бирелә.
Субсидия күләме: үз эшен яңа гына башлаучыларгә (1 елга кадәр) лизинг килешүе суммасының 40 проценты күләмендә, ләкин 1 млн. сумнан да күп түгел; гамәлдәге эшмәкәрләргә (1 елдан күбрәк эшләүчеләр) лизинг килешүе суммасы аванс түләүләренең 30 проценты күләмендә, ләкин 3млн.нан дан артык түгел (гариза биргән көнгә оешмада эшләгән кешеләр саны 50 дән дә ким булмаска тиеш); гамәлдәге эшмәкәрләргә (1елдан күбрәк эшләүчеләр) лизинг килешүе суммасы аванс түләүләренең 30 проценты күләмендә, ләкин 10 млн. сумнан да күп түгел (гариза биргән көнгә предприятиедә 50 дән артык кеше эшләсә).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев