Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әлфир Галимов урманчы булып туган

Урманнарга керсәң, күңелне якты хисләр били. Тәнгә генә түгел, җанга да сихәт алып чыгасың. Ә бит бу хозурлыкның сагында торучы урманчы дигән игелекле һөнәр ияләре бар. Дүрт дистә елдан артык урман хуҗалыгы системасында эшләүче Әлфир Галимов - шуларның берсе. Мөслим районы Вәрәшбаш авылы егете әтисе Габдрахман юлын дәвам итәргә карар...

Урманнарга керсәң, күңелне якты хисләр били. Тәнгә генә түгел, җанга да сихәт алып чыгасың. Ә бит бу хозурлыкның сагында торучы урманчы дигән игелекле һөнәр ияләре бар. Дүрт дистә елдан артык урман хуҗалыгы системасында эшләүче Әлфир Галимов - шуларның берсе.

Мөслим районы Вәрәшбаш авылы егете әтисе Габдрахман юлын дәвам итәргә карар кыла һәм Лубьян техникумына укырга керә. Энеләре Альберт белән Айрат та аның эзеннән китә.

Әлфир Галимов хезмәт юлын Азнакай урман хуҗалыгында мастер булып башлый һәм төрле баскычларны үтеп, директор дәрәҗәсенә күтәрелә. Дәүләт урман байлыкларын саклаган һәм арттырган өчен күкрәк билгеләре белән бүләкләнә, «Татарстанның атказанган урманчысы» исеменә лаек була. Читтән торып югары белем ала.

Елга буйларына, су һәм җил ашаган ерганакларга агач утырту иницитивасын күтәреп чыгучыларның берсе ул. Соңгы елларда тау битләренең яшелләнүенә игътибар итми мөмкин түгел. Урманчылар әнә шулай табигать-ананы, экологиябезнең иминлеген кайгырта. Ә үсентеләр үзебезнең Азнакай питомнигында үстерелә. Аларның төрләрен арттыруга да өлеш кертә Әлфир Габдрахман улы.

Ун, егерме, йөз елдан соң урманның нинди булачагы нәкъ менә урманчының һөнәри осталыгына бәйле. Азнакай урман хуҗалыгының мәйданнары шактый - 44 мең гектардан артык. Ул үз эченә Азнакай, Җәлил, Мәлбагыш, Сарман, Чатыр-Тау урманчылыкларын ала. Әлфир Галимов үзен югары квалификацияле белгеч, оста оештыручы, сакчыл җитәкче итеп таныта. Ул намуслылык, гаделлелек, ихласлылык кебек төшенчәләргә таянып эш итә һәм кешеләргә генә түгел, үзенә дә таләпчән. Бүген ул үзе тудырган «яшел патшалык» буйлап горурланып уза ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әлфир Галимов урманчы булып туган