Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск политехник көллиятенең Азнакай филиалында тантаналы шартларда 27 “студентка” дипломнар тапшырылды

Халык юкка гына: "Беләкле - берне, белемле бишне егар" дип әйтмәгән шул. Көннән-көн законнар үзгәреп, эштә таләпләр артып торганда бөтен яктан да тирән белем кирәк. Ә инде халык белән турыдан-туры эшләүче авыл җирлекләре башлыклары, сәркәтипләренә бигрәк тә. Менә шул хакыйкатьне аңлап, моннан ике ел элек муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин...

Халык юкка гына: "Беләкле - берне, белемле бишне егар" дип әйтмәгән шул. Көннән-көн законнар үзгәреп, эштә таләпләр артып торганда бөтен яктан да тирән белем кирәк. Ә инде халык белән турыдан-туры эшләүче авыл җирлекләре башлыклары, сәркәтипләренә бигрәк тә. Менә шул хакыйкатьне аңлап, моннан ике ел элек муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин инициативасы белән Казандагы агробизнес кадрлары хәзерләү институты белән берлектә районда укулар оештырыла.

- Район җитәкчеләре үз кадрларының белемен күтәрү өстендә эшләп бик дөрес эшлиләр. Бүген кулларына икенче югары белем турында диплом алучылар - алар муниципаль финанслау, бюджетлаштыру, норматив-хокукый закончалыклар... буенча ныклы белемгә ия, һәр яктан да "коралланган", яхшы белгечләр. Моннан элегрәк фермерларны да укыттык. Мондый кайгыртучанлык сезнең районның икътисади үсешендә, югары күрсәткечләрегездә дә чагылыш таба бит ул, диде проректор, икътисади фәннәр кандидаты Элионора Хафизова.

- Өеңнән, гаиләңнән аерылмыйча гына менә шулай югары белемгә ия булу зур бәхет инде ул, - ди Сукаеш авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Закирова. - Уку шартлары тудырган җитәкчеләргә дә, тирән белем биргән укытучыларыбызга да бик рәхмәтлебез. Алган белемебез киләчәк эшебездә, әлбәттә, бик тә кирәк булачак безгә.

Чәршәмбе көнне Лениногорск политехник көллиятенең Азнакай филиалында тантаналы шартларда 27 "студентка" дипломнар тапшырылды. Котлыйбыз! Алар халыкка хезмәт итүдә, районыбыз үсешенә үзләреннән тагын да зуррак өлеш кертерләр дигән ышанычта калабыз.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лениногорск политехник көллиятенең Азнакай филиалында тантаналы шартларда 27 “студентка” дипломнар т...