Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Легаль булмаган алкоголь сатучылар хакында хәбәр итүчеләр акчалата бүләкләнәчәк

Мондый проект Россиядә беренче тапкыр гамәлгә ашырыла Легаль булмаган алкоголь һәм составында спирт булган чаралар белән сату итүчеләр хакында "Халык контроле" мәгълүмат системасы аша хәбәр итүчеләр дәүләт тарафыннан бүләкләнәчәк. Моның өчен әлеге кеше тарафыннан бирелгән мәгълүматның дөреслеккә туры килүе һәм шушы очрак уңаеннан административ яки җинаять эше кузгатылу шарт. Бу...

Мондый проект Россиядә беренче тапкыр гамәлгә ашырыла

Легаль булмаган алкоголь һәм составында спирт булган чаралар белән сату итүчеләр хакында "Халык контроле" мәгълүмат системасы аша хәбәр итүчеләр дәүләт тарафыннан бүләкләнәчәк.

Моның өчен әлеге кеше тарафыннан бирелгән мәгълүматның дөреслеккә туры килүе һәм шушы очрак уңаеннан административ яки җинаять эше кузгатылу шарт.

Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы тарафыннан уздырылган матбугат конференциясендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко хәбәр итте. Аның сүзләренчә, легаль булмаган алкоголь продукциясе белән сату итү хакында мәгълүмат расланып, тикшерүләр барышында 10-100 литр күләмендә продукция йолып алына һәм гаепле зат административ җаваплылыкка тартыла икән, ул чагында кыңгыр эш турында мәгълүмат биргән гражданга 1 мең сум күләмендә акча түләнәчәк. Әгәр йолып алынган продукциянең күләме 100 литрдан артып китсә, - 2 мең сум. Легаль булмаган продукция сату буенча җинаять эше кузгатылган очракта, 3 мең сум күләмендә матди түләү каралган.

Игорь Марченко хәбәр иткәнчә, "Халык контроле" мәгълүмат системасына 2015 елда шундый 108 мөрәҗәгать килеп ирешкән һәм 60 ында легаль булмаган алкоголь сату очрагы расланган.

Әлеге мөрәҗәгатьләр Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Лениногорск, Менделеевск, Нурлат, Кукмара, Югары Ослан төбәкләреннән булган.

"Безгә килеп ирешкән һәр 2 нче мөрәҗәгать расланды. Республика халкы легаль булмаган алкогольне гамәлгә куюга каршы көрәштә катнаша алсын өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан бүләкләү турында карар кабул ителде. 1 гыйнвардан килеп ирешкән мәгълүматлар ияләре бүләккә лаек булырга мөмкин", - диде Игорь Марченко журналистлар белән аралашу барышында.

Әлеге проектны тормышка ашыру максатыннан, ТР Министрлар Кабинеты узган атнада 1 млн сум күләмендә акча бүлеп бирү турында карар кабул итте.

"Республика территориясендә легаль булмаган спиртлы эчемлекләр сату нәтиҗәсендә, Татарстан бюджеты елга якында 1 млрд сум күләмендә акча югалта. Шуңа да 1 млн әлеге сумма янында бик зур сан түгел", - дигән фикерен җиткерде ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе.

Ул, шулай ук, гражданнар җиткергән мәгълүматның конфиденциаль булачагына да вәгъдә бирде. "Моны инспекциянең эшен гражданнарга йөкләү дип кабул итәргә кирәкми. Закон нигезендә административ җаваплылыкка тарту өчен җинаять ачыкланган урында 2 инспектор булырга тиеш һәм 1 протокол тутыру өчен аларның 6 сәгатьләп вакыты китә. Безнең хезмәткәрләр бөтен җиргә дә өлгерә алмый, шуңа да гражданнардан ярдәм сорыйбыз", - диде И. Марченко һәм проект уңышлы булган очракта, ул киләсе елга да дәвам итәчәген белдерде.

Мәгълүмат http://tat.tatar-inform.ru/news/2016/01/25/117635/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Легаль булмаган алкоголь сатучылар хакында хәбәр итүчеләр акчалата бүләкләнәчәк