Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әле ярый айныткыч бар

Тәмам чарасызлыкта калган бу анага редакция телефонын җыю бер дә җиңел адым булмагандыр. Борчу белән тулган күңеле кат-кат уйлангандыр, "Нишлим соң?" - дип бәргәләнгәндер. -Шәһәрдә айныткыч барлыгы турында бер язып чыккан идегез, сеңлем, бик авыр булмаса, шуның кайдалыгын әйтмәссезме, инде ни кылырга, ничек айнытырга белмим бу малайны... Бик өзгәләнеп шалтыраткан...

Тәмам чарасызлыкта калган бу анага редакция телефонын җыю бер дә җиңел адым булмагандыр. Борчу белән тулган күңеле кат-кат уйлангандыр, "Нишлим соң?" - дип бәргәләнгәндер.

-Шәһәрдә айныткыч барлыгы турында бер язып чыккан идегез, сеңлем, бик авыр булмаса, шуның кайдалыгын әйтмәссезме, инде ни кылырга, ничек айнытырга белмим бу малайны...

Бик өзгәләнеп шалтыраткан апаның "малаена" 37 яшь булып чыкты. Хатыны белән аерылышкан, ике баласы бар, беркайда эшләми, башын эчүгә салган... тормышында әнә шулай тоташ минуслар гына.
Әле ярый шәһәребездә менә шушы "Приют" (ул үзәк сырхауханә административ бинасының бер өлешендә урнашкан) бар, шушы ике ел эчендә күпме сәрхүшне айнытканнар, урамда өшеп үлүдән, төрле бәла-казалардан йолып калганнар... Район җитәкчелеге карары белән яңартылган бу хезмәт әнә шулай кеше гомерләрен, сәламәтлекләрен саклап калуда үз ролен уйный. Әйтергә кирәк, мондый социаль кайгырту күпчелек районнарда юк та әле ул. "Приют" муниципаль автоном учреждениесе эшчәнлеге белән танышырга Актаныш районы җитәкчеләре үзләре килгән. Азнакайлылар тәҗрибәсе Лениногорск, Бөгелмә, Яшел Үзән, Алабуга шәһәрләре җитәкчеләрендә дә зур кызыксыну уяткан.

Шунсын әйтергә кирәк, исерекне айнытып чыгарып җибәрдең дә, эш бетте, дигән сүз түгел монда. Киресенчә, ул башлана гына. Эчемлек тәэсиреннән айнып, үз халәтенә кайткач, белгечләр (алар барсы да махсус белемле, зур тәҗрибәле) аның хәл торышын тикшерәләр, консультация үткәрәләр, сәламәт яшәү рәвешенә тарту максатында, эчүчелекнең аянычлы нәтиҗәләре хакында әңгәмәләр коралар. Шулай һәр кергән кеше биредә 3-8әр сәгать була. Ә инде бу учреждениене еш үз иткән гражданнарның яшәгән урынына да барып чыгалар. Һәр атнаның чәршәмбесендә, 10ар кешене билгеләп, өйләренә баралар. Аннан соң инде бу рейдларга анализ ясала: пропискасы буенча яшәү-яшәмәве, кайдалыгы, исәнлеге, нинди халәттә булуы...

Әйтик, ел башыннан 260 кешенең өендә булырга өлгергәннәр. Аларның 65е белән очрашып, әңгәмә үткәрелгән, 119ы өйдә булып чыкмаган, 41е прописка буенча яшәми, 8е - кулга алынган, 5е вафат булган...

-Без никадәр генә профилактик эшчәнлек алып барсак та, эчеп, урамда егылып ятучыларның бетәсе юк, эчүчелекнең упкын икәнлеген аңламаучыларның булуы бик кызганыч хәл, - ди учреждение директоры Әнисә Зарипова. - Бу хакта район җитәкчелегенең узган дүшәмбе киңәшмәсендә дә җитди сүз барды.
Узган ел безнең "Приют"та 807 гражданга хезмәт күрсәтелсә, быелның 19 октябренә бу сан 838 тәшкил итә, 18 процентка күбрәк.

Аларның күпчелеге 40-60 яшьлекләр, нигездә беркайда да эшләмәүчеләр. Контингент бик агрессив, берничә минут эчендә зур мәхшәр куптарып, шактый зыян да салырга мөмкиннәр. Андый вакытларда сак хезмәтенең тиз арада килеп җитүче төркемен, полицияне дә чакырырга мәҗбүр булабыз. Сак агенты хезмәткәрләре тәүлек әйләнә куркынычсызлык һәм иминлекне саклый. Табиблар белән тыгыз хезмәттәшлектә эшлибез. Быел социаль яклау бүлеге белән дә элемтә урнаштырылды. "Урамда калган" өлкән яшьтәге кешеләрне вакытлыча, ягъни алга таба яшәү урыны билгеләнгәнче, үзебездә сыендырып торабыз.

Берни белештермәслек хәлгә җиткәнче эчеп, үз-үзенә контрольне югалткан кешеләрне бирегә полиция дә, ашыгыч ярдәм дә китерә. Айнырга теләп үзләре килүчеләр дә бар икән. Тәгаен, безгә шалтыраткан апаның да гозерен кире какмаганнардыр. Иң мөһиме: улы гына тәүбәгә килсен дә, тормышын рәткә китерсен.

Лиза Нур

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әле ярый айныткыч бар