Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Һәлакәтләр булдырмау нияте белән

Ришат Гарипов Ленин урамындагы йортның түбәсеннән боз сөңгеләрен төшерә Һаваның кинәт җылынуы коммуналь хезмәткәрләргә яңа мәшәкатьләр өстәде. Түбәләрдә боз сөңгеләре һәм зур боз кисәкләре барлыкка килеп, җәяүлеләр иминлеге өчен куркыныч тудырды. "Универсал" ТСЖ үз җаваплылыгындагы 69 йортның түбәсен боздан чистартып тора. Һәлакәтләр булдырмау ниятеннән, киртә-коймалар һәм махсус күрсәткечләр урнаштырыла, ширкәт...

Ришат Гарипов Ленин урамындагы йортның түбәсеннән боз сөңгеләрен төшерә

Һаваның кинәт җылынуы коммуналь хезмәткәрләргә яңа мәшәкатьләр өстәде. Түбәләрдә боз сөңгеләре һәм зур боз кисәкләре барлыкка килеп, җәяүлеләр иминлеге өчен куркыныч тудырды.

"Универсал" ТСЖ үз җаваплылыгындагы 69 йортның түбәсен боздан чистартып тора. Һәлакәтләр булдырмау ниятеннән, киртә-коймалар һәм махсус күрсәткечләр урнаштырыла, ширкәт хезмәткәрләре мондый урыннарны күзәтүдә тота. Башкарыла торган эш сыйфатын һәм эшчеләрнең куркынычсызлыгын мастер Айгөл Ахмәтҗанова контрольдә тота:

- Сөңгеләрне түбәдән бәреп төшерүне махсус белгеч күзәтә, инструктажның үтәлүен тикшерә. 2 катлы йортларда бозны егетләребез аларның түбәләренә үк менеп төшерә. Биек өйләрдәге сөңгеләрне төшергәндә АПГ-18 автогидроподъемнигын кулланабыз. Балкон түбәләрен дә чистартырга туры килә. Югыйсә, бу эшне фатир хуҗалары башкарырга тиеш. Махсус техника керә алмаслык урыннар да бар, яисә түбә кыегы бик текә була. Бу очракта без куркыныч тудыра торган территорияне махсус тасма белән әйләндереп алабыз. Әмма кайберәүләр аларны өзеп китә һәм без ул тасмаларны янәдән сузарга мәҗбүр булабыз. Әйдәгез, җәмәгать, үз иминлегебез хакында үзебез дә уйлыйк, саклык чараларына тимик! Җәяүлеләргә мондый куркыныч участокларны әйләнеп узарга киңәш итәбез. Түбәләрне боздан чистарту эшен шәһәребезнең барлык ТСЖлары да башкара.

Айгөл ШАКИРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев