Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лаеклылар бүләкләнде

Мәсгут авылында еллык эш нәтиҗәләре буенча отчет җыелышы булды, ул район оешма, предприятие белгечләренең кабул итүе белән башланып китте. Укучыларның концерт номерларыннан соң, авыл башлыгы Ринат Хәйдәров 2011 елга йомгак ясады, киләчәккә бурычлар билгеләде. Җыелыш барышында халык полициянең яңа участок уполномоченные Рим Әминов белән таныштырды. Авылдашлар яңа ветераннар советы рәисен...

Мәсгут авылында еллык эш нәтиҗәләре буенча отчет җыелышы булды, ул район оешма, предприятие белгечләренең кабул итүе белән башланып китте.

Укучыларның концерт номерларыннан соң, авыл башлыгы Ринат Хәйдәров 2011 елга йомгак ясады, киләчәккә бурычлар билгеләде. Җыелыш барышында халык полициянең яңа участок уполномоченные Рим Әминов белән таныштырды. Авылдашлар яңа ветераннар советы рәисен дә билгеләделәр.

Алдынгыларны бүләкләү җыелышның иң күңелле мизгелләре булды. Район башлыгы урынбасары Нажәт Нәгыймов билгеләп узганча, районда хуҗалыкларында 5 баштан артык савым сыер тотучы 36 гаилә бар һәм аларның берсе Галимҗан Раббаниев Мәсгут авылында яши. Нажәт Мәсгут улы аңа яңа модельдәге саву аппараты тапшырды. Район үсешенә лаеклы өлеш керткән авылдашлар районның 80 еллыгы юбилей медальләренә ия булдылар.

Соңыннан авыл халкы су, җылылык, урамнарның яктыртылышы, мәктәп маршрут автобусы һәм башка тормыш өчен әһәмиятле сорауларын бирделәр. Район җитәкчелеге әлеге проблемаларны чишәргә ярдәм итәсен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев