Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Күзләре күрмәүчеләр Азнакай китапханасендә һәр атна очрашырга сүз куешты

Бөтендөнья сукырлар көненә багышлап район җитәкчелеге ярдәмендә Азнакай инвалидлар җәмгыяте һәм үзәк китапханә хезмәткәрләре "Бар кеше изгелек кылса, яктырыр иде дөнья" дигән очрашу - ял кичәсе үткәрде. Чәй өстәле артында үзара аралашу җыр-моң, уен белән үрелеп барган бу кичәне китапханәчеләр Валентина Горшунова һәм Фәүзия Исламова ике телдә алып барды. Кунаклар...

Бөтендөнья сукырлар көненә багышлап район җитәкчелеге ярдәмендә Азнакай инвалидлар җәмгыяте һәм үзәк китапханә хезмәткәрләре "Бар кеше изгелек кылса, яктырыр иде дөнья" дигән очрашу - ял кичәсе үткәрде.
Чәй өстәле артында үзара аралашу җыр-моң, уен белән үрелеп барган бу кичәне китапханәчеләр Валентина Горшунова һәм Фәүзия Исламова ике телдә алып барды. Кунаклар үзләре дә иҗади осталыкларын күрсәттеләр: җырладылар, төрле уеннарда катнаштылар. Районыбызның сәнгать осталары Марат Мозаффаров, Гөлүзә Нургалиева һәм баянчы Азат Вәлиевнең чыгышлары күңелләргә шифа һәм ял бирде. Шулай ук Актүбә бистәсе инвалидлар оешмасы җитәкчесе Ләйлә Кәрамованың җырлары һәм бүләкләре дә ямь өстенә ямь булды.
Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Элиза Мәрданшина, район инвалидлар оешмасы җитәкчесе вазифасын башкаручы Гөлнара Хәбибуллина һәм мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары Светлана Кәлимуллина кичә кунакларына изге теләкләрен җиткерделәр.
Кичәне йомгаклап, үзәк китапханә директоры Лилия Мортазина барлык килгән кунакларга рәхмәтен белдерде, һәрвакыт шулай көчле рухлы булып калуларын теләде.
Киләчәктә дә күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр үзәк китапханадә айның һәр пәнҗешәмбесендә очрашырга дип сөйләштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Күзләре күрмәүчеләр Азнакай китапханасендә һәр атна очрашырга сүз куешты

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Күзләре күрмәүчеләр Азнакай китапханасендә һәр атна очрашырга сүз куешты