Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Көзге боз да алдаучан була

Көннәр суытып, елгаларда боз ката башлаган чорда кеше гомере һәм сәламәтлегенә аеруча зур куркыныч яный. Көзге бозның ышанычсыз булуын онытып, кайберәүләр боз аша үтеп юлны кыскартырга теләсә, икенчеләре әле ныгымаган боз өстендә тимераякта шуарга төшә һ.б. Үзебезнең саксызлык аркасында без гомеребезне куркыныч астына куябыз түгелме? Көзге боз беренче карашка гына...

Көннәр суытып, елгаларда боз ката башлаган чорда кеше гомере һәм сәламәтлегенә аеруча зур куркыныч яный.
Көзге бозның ышанычсыз булуын онытып, кайберәүләр боз аша үтеп юлны кыскартырга теләсә, икенчеләре әле ныгымаган боз өстендә тимераякта шуарга төшә һ.б. Үзебезнең саксызлык аркасында без гомеребезне куркыныч астына куябыз түгелме? Көзге боз беренче карашка гына ныклы кебек күренә, әмма ул пыяла кебек юка: олы кеше түгел, хәтта кечкенә бала авырлыгын да күтәрә алмый - чатнап ярыла.
- Гадәттә, сулыкларда боз тигез катмый: су агымы көчле булган урыннарда, шулай ук, судан куаклар, камыш, үлән чыгып торган, чишмә агып кергән урыннарда табигый ерганаклар хасил булып, бик юка боз белән каплана. Бер үк сулыкта төрле ныклык һәм калынлыктагы бозларны очратырга була.
Боз кар белән капланган урыннарда (кар астында ул акрынрак ката) аеруча сак булырга кирәк. Барлык урыннарда бозның калынлыгы 10 сантиметр булып, кар астында 3 кенә сантиметр булырга мөмкин.
Боз өстенә аяк басканчы, таяк белән аның ныклыгын тикшереп карагыз. Боз өстендә барганда таяк белән алга таба һәм бераз кырыйгарак, бер үк урынга суккалап карагыз. Чиста, тигез, кар капламаган урын күренсә, монда боз юка дигән сүз. Әгәр тигез кар астында карасу тап булса, кар астында ныгып бетмәгән боз ята.
Транспортлар исә боз өстеннән бары тик рәсми боз кичүләрендә генә хәрәкәт итә ала, дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Чистай инспекторлык бүлекчәсе дәүләт инспекторы Алексей Тарасов.
Сүз уңаеннан
Ел башыннан республика сулыкларында 118 кешенең гомере өзелгән, узган елның шул ук вакыт аралыгында 130 кешене югалтканбыз. Үлүчеләр исәбе кимүгә дә карамастан, судагы һәлакәтләр саны арта бара. Соңгы өч айда гына да шундый 19 очрак теркәлде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Көзге боз да алдаучан була