Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Көзге балан

Иң соңгысы, иң татлысы. Баланның тәмен белер өчен көзләргә керергә кирәк икән.

Бакчада шау килеп балан чәчәк атты. Әйтерсең лә, язгы күктән йөзеп баручы ак болыт җиргә килеп кунды. Тирә-якка хуш ис таралды. Баланга күз салмаган, кызыкмаган кеше юк иде. Кемдер йомшак кына учларына алып иснәде, кемдер саклык белән генә бер ике таҗын өзеп алды, кемдер әрсезләнеп ботакларын сындырды. Баланның берсенә дә исе китмәде. Ул үзенең көязлеген, матурлыгын белә иде. Әйдә соклансыннар, йолкып та, сындырып та бетерерлек түгел аның гүзәллеген. Кичке айлы кичтә балан куагы төбенә яшь кенә кыз белән егет килеп басты. Кызның ак күлмәге чәчәк болытына кушылып җилдә җилфердәде. Үзенең матурлыгын, гүзәллеген, теләсә кемнең башын әйләндерә аласын белә иде ул. Балан хәттә бераз көнләшеп тә куйды. Егет бер бәйләм ап-ак чәчәкләрне өзеп кызның кулларына салды, тик кызга гади балан куагыннан өзгән чәчәкләр ошамады. Башын югары чөеп ул җилкапкадан кереп китте. Кыз җиргә сипкән балан чәчкәләрендә күз яшләре булып чык тамчылары ялтырады. Иртә таңда зур шәһәргә чыгып киткән кыз биек үкчәле түфлие белән җиргә сибелгән ак чәчәкләрнең өстеннән үтеп китте. Еллар үтә торды. Балан кечкенә генә куактан зур тирәккә әйләнде. Ул инде коймадан шактый гына күтәрелеп, рәхәтләнеп урамны күзәтә иде. Бервакыт җәй ахырында кызыл мәрҗәндәй җиләкләрен көчкә күтәреп утырган балан урам буйлап килгән ыспай гәүдәле, көяз, чибәр хатынны күреп коймадан тагын да урамга үрелә төште. Хатын да аның янына җиткәч адымнарын әкренәйтте, як-ягына каранды. Әйтерсең лә, кемнедер эзли иде ул. Бераз басып торгач, хатын үрелеп, кызыл җимешләрне өзеп, матур иреннәренә тигезде. Әче иде балан. Хатын учындагы тәлгәшне яшел үләнгә сипте дә башын горур күтәреп, китәр юлына атлады. Урам аркылы йорт тәрәзәсеннән егылып төшәрлек булып үзен күзәткән ирне күрмәмешкә салышты ул. Вакыт туктап тормады. Кышын баланны ак карлар төреп суыктан саклады, язлар иңенә яшел шәлен япты, ак чәчәкләре кызыл җимешләргә алышты. Балан картайды. Көзнең ачы җилләре яфракларын йолкып җиргә ташлады, ботаклары сирәкләнде. Кайрысына калын-калын буразналар ятты. Көннәрдән бер көнне ак челтәр булып кырау төште. Урам буйлап аягы шуудан куркып әкрен генә атлап килүче олы яшьтәге хатын үтеп барышлый балан янына туктады. Бер кулы белән куркып кына коймага тотынды, икенчесе белән куактагы бердәнбер соңгы балан тәлгәшенә үрелде. Тик буе җитмәде. Шул чакны ботакны дәү генә ир-ат кулы аска иеп, тәлгәшне хатынга сузды. Күзләреннән күзләрен ала алмыйча озак тордылар алар. Ир бозлы җимешләрне учыннан алып хатынның иреннәренә сузды, берничәсен үзе капты. Көзге баланның баллыгына исләре китеп басып тордылар алар.

- Хәтерлисеңме, мин сиңа балан чәчәге бүләк иткән идем, син аларны җиргә сибеп китеп бардың.

- Яшь идем. Тиле идем. Алда әллә нинди озын гомер бар кебек иде. Кызыл розалар, купшы ләләләргә кызыга идем. Кайдадыр икенче бер дөнья көтәдер кебек иде.

- Син балан пешкән чакта кайттың. Мин сине тәрәзәдән карап тордым. Борылып карасаң, очып чыгып, кулларыма күтәреп, өемә алып кереп китә идем бит.

- Чибәр идем, горур идем. Әле вакыт бар дидем. Белдем, сөйгәнеңне дә, көткәнеңне дә белдем. Тагын бераз өзелсен, көтсен дидем. Ул елны балан шул чаклы мул, матур иде. Гомер буе шулай булыр кебек тоелды.

- Баланга кырау төшкән, көзге кырау. Безнең дә гомер көзе. Баланның да бер генә тәлгәше калган.

- Кайткан саен юри күрсен дип шушы балан янына килдем. Көзләргә ерак кебек иде. Тиз җитте, сизми дә калдым. Көзге балан. Иң соңгысы, иң татлысы. Баланның тәмен белер өчен көзләргә керергә кирәк икән.

Ир хатынның балан тәлгәше тоткан кулларын учына алды. Алар бер-берсен бүлдерә бүлдерә сөйләштеләр дә сөйләштеләр. Карт тирәктән башка аларның серләрен беркем дә ишетмәле. Аларга карап торып, баланның яшь, шаулап чәчәк аткан чакларына кайтасы, тураеп басасы килеп талпынуга, әллә салкыннан, әллә вакыт җитеп шартлап сынып җиргә ауды. Ир белән хатын сискәнеп сүзсез калдылар. Кулларындагы баланнан, әллә кул җылысыннан, әллә хисләр кайнарлыгыннан эреп җиргә күз яшедәй татлы да, ачы да тамчылар тәгәрәде.

 

Халидә Галимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев