Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кызарып пешкән җиләк, җыябыз чиләк-чиләк

Бакчаларда, урман-кырларда кып-кызыл булып җиләкләр өлгерде. Авыз суларын китереп, яшел яфрак арасыннан кызыктырып утыралар. Уңган хуҗабикәләр чиләк-чиләк җиләк җыя. Менә берничә ел инде бакчада җиләккә тиенә алган юк. Язын кар астыннан матур гына калкып чыгалар да, әллә нигә көч алып, яңарып китә алмый азапланалар. Бер генә чор, балалар да, оныклар...

Бакчаларда, урман-кырларда кып-кызыл булып җиләкләр өлгерде. Авыз суларын китереп, яшел яфрак арасыннан кызыктырып утыралар. Уңган хуҗабикәләр чиләк-чиләк җиләк җыя.

Менә берничә ел инде бакчада җиләккә тиенә алган юк. Язын кар астыннан матур гына калкып чыгалар да, әллә нигә көч алып, яңарып китә алмый азапланалар. Бер генә чор, балалар да, оныклар да куансын дип, бу юлы авылдан ике чиләк сатып алдым. Биш литрын 500 сумнан. Ә без халыкка эш юк дип зарланабыз! Тырыш кеше ничек тә акча юнәлтү җаен таба ул. Чират торып алалар, пешеп кенә җитешсен!

Кибет аллары да тулы җиләк сатучылар белән. Тауныкына кечкенә чиләккә 400-500 сум сорыйлар.

- Әле йөз сумга төштем. Кигәвен-черкидән талатып интеккәч, бер дә арзан җибәрәсе килми. Бензин хакы да бар бит, - диләр апалар.

Шулай инде, кемдер шуның белән тормышындагы тишек-тошыгын ямый, әйбер яңарта.

Үзебез җыйганнарның хакын куштым да, гаилә бюджетына никадәрле экономия ясалган бит дип сөендем.

Кемгә ничектер, мин үзем җиләкне җыярга яратам. Беркем дә аяк басмаган урынны табып чүгәлисең дә, хуш ис эченә чумасың. Аякны кузгатырга да кыймый торган бихисап эре җиләкле җирләр була. Ул кып-кызыл тәлгәшләр кичен йокларга яткач та, күз алдында эленеп тора.

Хәзер кайнатма ясаучы сирәк. Аз гына шикәр комы сибеп яки шикәр комы белән төеп, җимешләрне боз суткычта саклыйлар. Кышын алып, авызга капкач, чәчәкле болынга эләккәндәй буласың.

Тиздән себеркегә төшәчәкләр. Булдыра алган кеше аны да бизнес итеп көйли. Аннан карлыган, чия китә. Кыяр-помидоры өлгерергә дә күп калмый. Җәй башында укроп белән яшел суган сату итә башлаган апаларның эш-мәшәкате тынып тормый шулай. Җиләк-җимеш, яшелчә янына йомыркасы, яңа суйган тавык, үрдәк, каз ите килеп кунаклый.

Тормышлар авыр дип никадәр генә зарлансак та, тырыш кеше ташка кадак кагып, май чыгарыр.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кызарып пешкән җиләк, җыябыз чиләкчиләк