Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кыйммәткә төшкән үч

Азнакай прокуратурасы урлашуда гаепләнүче 28 яшьлек гр. Г.га карата гаепләү карарын раслады. Гаепләнүче элек тә бер төркем белән берлектә талау гамәлләре өчен җавапка тартылган булган. 2010 елның 18 маенда билгеләнгән җәза срогын ул 2013 елның 17 мартында узып кайта. Күрәсең, ул моның белән үз-үзенә нәтиҗә ясамый. 2013 елның 24 мартында...

Азнакай прокуратурасы урлашуда гаепләнүче 28 яшьлек гр. Г.га карата гаепләү карарын раслады.
Гаепләнүче элек тә бер төркем белән берлектә талау гамәлләре өчен җавапка тартылган булган. 2010 елның 18 маенда билгеләнгән җәза срогын ул 2013 елның 17 мартында узып кайта. Күрәсең, ул моның белән үз-үзенә нәтиҗә ясамый.

2013 елның 24 мартында Г. ханым спиртлы эчемлекләр эчеп утырганда, шешәдәше гаризасы нигезендә җинаять җаваплылыгына тартылган булуын белеп ала. Үч алу нияте белән гр. Г. подъездда кызның чәченнән умырып тотып, башына суга һәм кәрәзле телефонын тартып ала. Аның гамәлләре көч кулланып талау буларак бәяләнә. Кабат кылган җинаять өчен гаепләнүчегә 7 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы яный. Бүген ул сак астында һәм күрсәтмәләр бирә.
Азнакай шәһәр прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кыйммәткә төшкән үч