Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кыйблабызны югалтмасак иде

Бу дөньяда кемнәр белән генә очрашмыйсың да, нинди генә хәлләр ишетмисең! Шулай бер чак инвалид бала тәрбияләүче ана белән дус хатынының әңгәмәсе шаһиты булырга туры килде. Алар балаларын урамга саф һава суларга алып чыкканнар дип аңладым. Сүзләре һаман да шул тормыш мәшәкате, ирләр хакында иде. Беренчесе ярсый-ярсый ирен хурлый, авызыннан...

Бу дөньяда кемнәр белән генә очрашмыйсың да, нинди генә хәлләр ишетмисең! Шулай бер чак инвалид бала тәрбияләүче ана белән дус хатынының әңгәмәсе шаһиты булырга туры килде. Алар балаларын урамга саф һава суларга алып чыкканнар дип аңладым. Сүзләре һаман да шул тормыш мәшәкате, ирләр хакында иде. Беренчесе ярсый-ярсый ирен хурлый, авызыннан ямьсез сүләр борчак урынына сибелә. Инвалид баланың дөньяда гаме юк, кулларын, аякларын болгый-болгый үз телендә нидер сөйләнеп утыра. Икенче әни бераз тыйнаграк күренде. Менә алар якындагы утыргычка «кунакладылар» да, пакетларыннан сыра шешәләре тарып чыгардылар һәм авызыннан гына чөмерә дә башладылар.

Ә бервакыт кибеттә ямьсез күренешкә тап булдым. Әнисе 5-6 яшьлек улына нидер алырга итә, тегесе киреләнә. Шулчак малай: «Бу нинди эт тормышы!» - дип әйтеп куймасынмы. «Үскәнем, ялгышасың, син бик бәхетле, әниең бар. Беләсеңме күпме бала әти-әнисез үсә. Алар әйтсә бер хәл бу сүзне, син әниеңне, зинһар, рәнҗетмә», - дидем түзмичә. Малай һаман: «Эт тормышы - ул яхшы», - ди. Әнисе кыенсынып: «Үтерә бу бала, кеше алдында оятка калдыра», - дип куйды. Нәрсә бу? Телевизор, Интернет шаукымымы? Тәрбия җитмәүме?

Әбисе белән кечкенә кызчыкның күлмәк сайлаганы да гел исемнән чыкмый. Нәни кызчык яңа күлмәкне киеп карар алдынан: «Бисмилла иррахман ирахим!» - дип әйтеп куйды. Колагым дөрес ишетәме дип әбисенә күтәрелеп карадым. Йөзе кояш кебек балкып торган татар апасы: «Ай, бәхетең арткыры, бәбекәчем!» - дип оныгын сөеп яратты.

Менә шундый вакыйгаларга битараф кала алмыйм мин. Ата улны, анна кызны белмәгән заманды яшибез. Балалар үзсүзле, каты бәгырьле булып үсә. Адым саен наркомания, эчкечелек, бозыклык. Кыз белән егет беркемнән яшерми мәхәббәт аңлаша, кызлар авызында тәмәке, хәмер.. Кыйблабызны югалта барабыз түгелме?

Гөлчәчәк Садретдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кыйблабызны югалтмасак иде