Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кышның соңгы хозурында

Быел соңгы тапкыр чаңгы ярышлары узган шимбәдә үтте. Кыш хозурын татып калырга теләгән олысы-кечесе бу көнне Чаңгы базасына ашыкты. Мәктәпләр һәм оешма-предприятиеләр командалары арасында ярыш бик кызу барды. 19 мәктәптән катнашкан (76 яшь спортчы) командалар арасында иң яхшысы булып 4 нче мәктәпнеке танылды, алардан аз гына калышып Актүбә 1 нче...

Быел соңгы тапкыр чаңгы ярышлары узган шимбәдә үтте. Кыш хозурын татып калырга теләгән олысы-кечесе бу көнне Чаңгы базасына ашыкты.

Мәктәпләр һәм оешма-предприятиеләр командалары арасында ярыш бик кызу барды. 19 мәктәптән катнашкан (76 яшь спортчы) командалар арасында иң яхшысы булып 4 нче мәктәпнеке танылды, алардан аз гына калышып Актүбә 1 нче мәктәбе икенче, ә инде 2 нче мәктәбе өченче урынга чыкты.

Азнакай мәктәпләренең иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән чаңгычылары: Г.Гарипова, А.Әшрәпова, А.Мофахаров, Б.Мөхәммәдиев. Актүбәнең иң шәп чаңгычылары: Л.Муллаянова, М.Полюшко, Д.Денисов, Ф.Зиннуров, М.Сорокина, Э.Скрынник, Р.Гобәйдуллин, Р.Лотфуллин.

Тренер Р.Хәбиев кул астында сәламәтләндерү үзәгендә өйрәнүләр узучы В.Сидоров, А.Вәлиуллин, А.Илаева, Л.Ситдикова шулай ук әйбәт күрсәткечләр яуладылар.

Районның оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре дә кышның соңгы бәйгесеннән читтә калырга теләмәде. Ярышта алар 60 ка якын кеше катнашты. Сезонны яхшы үрләр яулап тәмамлаган "Азнакайнефть" идарәсе коллективы, һәрвакыттагыча, зур активлык күрсәтте. Көмеш приз хуҗалары - "Бурение" ҖЧҖ ПБР командасы. Мәгариф бүлегеннән ике команда катнашып, почетлы өченче урынга чыктылар.

Хезмәт коллективларыннан А.Байкина, А.Корбанова, А.Йосыпов, Р.Шәрәфиев, Р.Кәримова, Л.Җамалиев, Ф.Тимбаков, Г.Камалетдинова, Э.Шәвәлиева, А.Рахманов, И.Шәфигуллин яхшы спортчылар булуларын әйбәт күрсәткечләре белән исбатлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев