Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кыш та саклык сорый

Балалар сагынып көткән кышкы каникуллар чоры житте. Рәхәтләнеп чаңгыда йөр, тимераякта шу, карда уйна… Әмма уенга баш-аяк чумып, бәла-казага юлыкмау турында да онытырга ярамый. Юеш кар яуганда машина тәрәзәләре капланып, аның белән идарә итүчегә комачаулык тудыра, аның юлны күрү мөмкинлеген чикли. Бу да фаҗигага сәбәп. Шунлыктан, юл аша чыкканда алны-артны...

Балалар сагынып көткән кышкы каникуллар чоры житте. Рәхәтләнеп чаңгыда йөр, тимераякта шу, карда уйна… Әмма уенга баш-аяк чумып, бәла-казага юлыкмау турында да онытырга ярамый. Юеш кар яуганда машина тәрәзәләре капланып, аның белән идарә итүчегә комачаулык тудыра, аның юлны күрү мөмкинлеген чикли. Бу да фаҗигага сәбәп. Шунлыктан, юл аша чыкканда алны-артны карарга, бик сак булырга кирәк. Кар яуганда безгә барсы да, юлдагы шул ук машиналар да бик еракта кебек тоела, әмма аларның бик тиз якынлашуын сизми дә калабыз.

Балаларны урамга чыгарганда киемнәрендә әллә каян күренеп торырлык ачык төсләрнең булуына игътибар итегез. Ялтырап торган юл билгесе эләктереп куелса, бигрәк тә яхшы. Чаңгы юлы, шугалак, таулар юлдан читтә ясалырга тиеш. Юл аркылы чыкканда чаңгыларны салып кулга тоту хәерле, чанага утырган баланы бу вакытта һичшиксез төшерергә һәм җитәкләргә кирәк.

Юлларда имин йөрегез, каникуллар хәвефсез үтсен!

И.Исхаков, эчке эшләр бүлегенең пропаганда буенча инспекторы, полиция капитаны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев