Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кыш. Салкыннар…

Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, аномаль суык һава торышы февраль аеның беренче декадасы буена дәвам итәчәк. Татарстан МЧСының янгын һәм коткару бүлекчәләре түбән температура шартларында гадәттән тыш хәлләргә хәзер торалар. Көннәрнең салкын торуы уңаеннан МЧС кисәтә: - бик кирәк булмаганда шәхси транспортларда торак пункт чикләренә чыгудан тыелып торырга; - юлда ялгыз торучы...

Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, аномаль суык һава торышы февраль аеның беренче декадасы буена дәвам итәчәк. Татарстан МЧСының янгын һәм коткару бүлекчәләре түбән температура шартларында гадәттән тыш хәлләргә хәзер торалар.

Көннәрнең салкын торуы уңаеннан МЧС кисәтә:

- бик кирәк булмаганда шәхси транспортларда торак пункт чикләренә чыгудан тыелып торырга;

- юлда ялгыз торучы машинаны күрсәгез, туктап, аның ни өчен торуын ачыкларга, зыян күрүчегә ярдәм күрсәтергә, якындагы ЮХИДИ постына хәбәр итәргә;

- урамда балалар өлкәннәр озатуында гына йөрсен;

- аварияләр булмасын өчен фатирларны, бигрәк тә подъездларны җылыту чараларын күрергә;

- янгыннардан саклану өчен мичләрнең кызуына юл куймаска, кулдан ясалган җылыткыч приборлар кулланмаска;

- спиртлы эчемлекләр эчмәскә, чөнки аз гына исерү дә ихтыяр көчен йомшарта, йокыга тарта, организмның суынуына китерә. Никотин да кан әйләнешен начарайта;

Мондый каты суыкларда (вакыты белән термометр баганасы 35-37 градуска кадәр төшә) себерлеләргә дә яраклашу авыр. Урамда йөрүче кешеләр сирәгәйде. Ә менә туңу билгеләре белән сырхауханәләргә килүчеләрнең саны артты. Туңу билгеләре булган ике кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән.

Кем ничек булдыра ала, салкыннарга шулай каршы тора. Кемнәрдер торагын җылыта: ишекләрен тышлый, җылыткычлар куя, мичкә яга... Мичләрнең артык кызып китүенә юл куймагыз!

Шушы көннәрдә янгын сүндерүчеләр Актүбә бистәсенә чыктылар. Транспорт хуҗасы машинаны кабызу максатыннан, җылыту приборыннан куллана һәм нәтиҗәдә янгын чыга.

Сак булыгыз! Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев