Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кылган гамәлләре сөендерә

Алдынгыларны хөрмәтләү мизгеле Яз азакларында, бигрәк тә җәен, иртә көзен яшеллеккә, шау чәчәккә күмелеп утырган, кыш айларында кардан-боздан чистартылган, кич-төннәрен утлары балкып торган Азнакай урамнарының төзеклегенә, гүзәллегенә сокланмаган кеше, ай-һай, бар микән?! Ә шәһәребез халкы өчен бу уңайлыкларны, матурлыкны "Яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы җитештерү предприятиесе" ААҖ коллективы булдыра. Предприятиенең...

Алдынгыларны хөрмәтләү мизгеле

Яз азакларында, бигрәк тә җәен, иртә көзен яшеллеккә, шау чәчәккә күмелеп утырган, кыш айларында кардан-боздан чистартылган, кич-төннәрен утлары балкып торган Азнакай урамнарының төзеклегенә, гүзәллегенә сокланмаган кеше, ай-һай, бар микән?! Ә шәһәребез халкы өчен бу уңайлыкларны, матурлыкны "Яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы җитештерү предприятиесе" ААҖ коллективы булдыра.

Предприятиенең шушы көннәрдә булып узган гомуми хисап җыелышында әлеге һәм алга табан башкарасы эшләр хакында аның генераль директоры Рәзил Назипов тәфсилләп сөйләде.

Коллектив эшчәнлеге киңкырлы. Ул шәһәр юлларын, тротуарларны, автопавильоннарны, балаларның культура һәм ял паркын, шәһәр мунчасын, зиратларны карап тота, картайган, корыган агач-куакларны кисә, яңаларын утырта, Азнакай, Мәнәвез, Яңа Юл яшәү пунктларындагы урам утларына, светофор хуҗалыгына техник хезмәт күрсәтә.

МППБиОга караган "Зеленхоз" ҖЧҖ дә үзенә җиткерелгән, шул исәптән кышын тротуарларны кардан, чүп-чардан чистартып тору, көннәр җылыткач, урамнарны яшелләндерү, чәчәк үстерү кебек вазифаларына кергән күп төрле эшләрне җиренә җиткереп башкара.

Хәл итәсе проблемалары да аз түгел. Әйтик, бүген баланста торган 43 махсус техниканың күбесенең куллану вакыты чыккан. Яңаларын алу өчен финанс мөмкинлекләре чикле. Моңа быелгы аз карлы кыш та үзенең йогынтысын ясаган. Явым-төшем булмагач, машина-тракторларның да күбесе эшсез калган. Нәтиҗәдә, техниканы тоту, ремонтлау, ягулык-майлау материаллары алу, эшчеләргә хезмәт хакы түләү өчен шәһәр бюджетыннан акча күчмәгән. Азнакайның 70 урынлы бердәнбер мунчасы да, 1982 елда төзелгәннән бирле, бер тапкыр да капиталь ремонт күрмәгән.

Шунысы куанычлы, әле берничә ел элек кенә таркалу дәрәҗәсенә килеп терәлгән предприятие бүген үсеш чорын кичерә. Биредә һәр кеше үз вазифасының кадерен белеп башкара. Кыскасы, эшчән, тырыш, тотрыклы коллектив барлыкка килгән. Фәндәс Шәрәфиев, Илмир Якуповтай тәҗрибәле, алдынгы трактор машинистлары белән янәшә Илнар Садыйков, Руслан Әпсәләмов, Руслан Җиһангиров кебек яшь механизаторлар эшли. Димәк, предприятиенең киләчәге өметле. Үзенең чыгышында Рәзил Мөнәвир улы участок мастеры Илнур Абдуллин, юл участогы начальнигы Владимир Кондратьев, юл эшчесе Илсур Сәмигуллин, трактор машинисты Фәрит Имамов, машина йөртүче Илдар Хаҗиев, сатучы Рәмилә Хафизова, юл участогы слесаре Радик Зәкиев, электромонтер Илназ Абдуллин, яшелләндерү мастеры Мәдинә Фазлыева исемнәрен хөрмәт белән телгә алды һәм аларны МППБиОның Мактау грамотасы белән бүләкләде.

Ел хисабы җыенында район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров катнашты һәм чыгыш ясады. Марсель Зөфәр улы трактор машинисты Илмир Якупов, яшелләндерү мастеры Мөдирә Кәримова, предприятиенең генераль директоры Рәзил Назиповка "Азнакай районына 80 ел" медален тапшырды. Машина йөртүче Руслан Хөснуллин, хисапчы Раушания Нәбиева, яшелләндерү эшчесе Ольга Ильясова Азнакай муниципаль район Советының Мактау грамотасына, мунчага хезмәт күрсәтү эшчесе Ризидә Хафизова, трактор машинисты Фаил Гайнетдинов, яшелләндерү эшчесе Ризилә Хәйруллина Рәхмәт хатына лаек булды.

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев