Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кунакларын Казан зурлады

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан 7 октябрь көнне Казанда, ике еллык тәнәфестән соң, "Уңыш - 2011" бәйрәме уздырылды. Азнакайдан анда район башлыгы Рәфис Галиев җитәкләгән, 73 авыл хуҗалыгы вәкиленнән торган делегатлар төркеме катнашты.

Алар арасында район авыл хуҗалыгы комплексы тармакларында сизелерлек зур уңышларга ирешкән хуҗалык җитәкчеләре, баш белгечләр, механизаторлар, комбайнчылар, савымчылар, терлекчеләр, фермерлар, ветераннар бар иде.

Кунакларны башкаланың тантана узасы Баскет-холл спорт сарае алдында быелгы уңыш үрнәкләреннән оештырылган зур күргәзмә, районнардан килгән үзешчән сәнгать осталары чыгышы каршы алды.

Бәйрәмне ТР Премьер-министры урынбасары - ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ачты. Ул аграр секторның республика икътисадында тоткан мөһим роленә тукталды. Делегатларны ике ел корылыктан соң ирешкән уңышлары - 5 миллион тоннадан артык бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар уңышын җыеп алулары белән котлады. Министр моны җир кешесе тарафыннан ирешелгән чын батырлыкка тиңләде.

- Узган ел үтә дә авыр сынау һәм сыналу елы булды, - диде Марат Әхмәтов. - Сез, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, республиканың агросәнәгать комплексын саклап калдыгыз!

Чыннан да, Татарстан бөртек, ит, сөт һәм башка төр продукцияләр хәзерләү һәм сату буенча Россия регионнары арасында лидерлар өчлегендә тора, үзендә яшәүчеләрнең азык-төлеккә булган ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерә. Бүгенге көндә республика 2 млн. тоннага якын сөт, 450 мең тонна ит, 1,2 млрд. данә йомырка җитештерә. Россия күләмендә савылган сөтнең 6 проценттан артыгы да республикага туры килә.

Быелгы уракта иң күп күләмдә - 200әр мең тонна иген уңышы җыеп алган Актаныш һәм Арча районнарына тиңнәр булмады. Икесенең дә авыл хуҗалыгы районнары икәнен, аларның игенчелек эшенә махсуслашкан булуын, халкының башлыча авылда яшәвен, яшьләрнең ата-бабалары шөгыленә тугрылыклы калуын, җирләренең уңдырышлы булуын исәпкә алганда, моңа гаҗәпләнерлек тә түгел шикелле. Өстәвенә, әлеге төбәкләрдә иген үстерү мәйданнары меңәрләгән нефть скважинасы, аларга илтүче юллар белән чуарланмаган, туфраклары ярты гасырга бер тапкыр да тозлы су күрмәгән, бозылмаган. Андыйлар белән чагыштырганда, нефть һәм авыл хуҗалыгы сәнәгатьләре тигез үрелеп үскән үзебезнең Азнакай районының быел 150 мең тоннадан артык бөртек һәм бөртекле-кузаклы культуралар җыеп алуы күңелдә горурлык хисләре уята. Бездә дә эшли беләләр! Мәсәлән, "Агросила Групп" ЯАҖнә караган "Азнакай" агрофирмасы" ҖЧҖ быел 54 мең тонна, "Союз Агро" - 18 мең, "Агро ТНГС-И" ҖЧҖ - 12 мең, мөстәкыйль хуҗалыклардан "Марс", "Уразай" җәмгыятьләре 8әр мең тоннадан артык бөртек җыеп алдылар.

"Уңыш - 2011" бәйрәмендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты, чыгыш ясады һәм мул иген үстерүче механизаторларны, аны җыеп алучы комбайнчыларны, узган авыр кышлату чорында да маллар санын саклап калучы һәм алардан югары продукция җитештерүче терлекчеләрне тәбрикләде, аларга Диплом, акчалата бүләкләр тапшырды. Алар арасында безнең районнан "Азнакай" агрофирмасы" ҖЧҖнең Татшуган подразделениесе комбайнчысы Хатип Зәки улы Сибгатуллин, шул ук җәмгыятьнең баш инженеры Фәнис Миргазиз улы Хәбибуллин, "Урсай" ҖЧҖ механизаторы Закир Әбрар улы Хаҗишин бар.

Бәйрәмдә катнашучыларга республиканың танылган артистлары, җыр-бию ансамбле җырчылары һәм биючеләре, "Йолдызлык" балалар фестивале лауреатлары зур концерт күрсәтте.

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев