Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кулларында ут уйнаттылар

Район башкарма комитетының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе яшь эшчеләр арасында ел саен "Һөнәре буенча иң яхшы" исеменә осталык конкурслары уздыра. Конкурсның бер этабы-беренче ярдәм күрсәтү Сәнәгать предприятиеләре яшьләре арасындагы "Азнакай районының иң яхшы электромонтеры" конкурсы, елдагыча, "Сетевая компания" ААҖ филиалы - "Әлмәт район челтәрләре"нә караган "Азнакай район электр...

Район башкарма комитетының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе яшь эшчеләр арасында ел саен "Һөнәре буенча иң яхшы" исеменә осталык конкурслары уздыра.

Конкурсның бер этабы-беренче ярдәм күрсәтү

Сәнәгать предприятиеләре яшьләре арасындагы "Азнакай районының иң яхшы электромонтеры" конкурсы, елдагыча, "Сетевая компания" ААҖ филиалы - "Әлмәт район челтәрләре"нә караган "Азнакай район электр челтәрләре" базасында узды. Аны, Азнакай предприятиесе җитәкчелеге һәм профсоюз комитеты теләктәшлегендә, Яшьләр үзәге хезмәткәрләре оештырды.

Ярышлар башланыр алдыннан Яшьләр үзәге директоры Светлана Шәрипова анда катнашучыларны район яшьләре арасында бу көннәрдә уза торган һөнәри көч сынашуның барышы белән таныштырды, әлеге чараларның иң яхшыларны ачыклаудан тыш, яшь белгечләргә үзара аралашу, тәҗрибә уртаклашу мәктәбе булуын да искәртте, конкурсантларга уңышлар теләде һәм сүзне компаниянең Әлмәт филиалы баш инженеры урынбасары, жюри рәисе Рәшит Шакирҗановка бирде. Ул ярыш программасы, жюри әгъзалары, конкурс шартлары белән таныштырды.

Осталыкка көч сынашуның җитди һәм таләпчән шартларда узасын сорауларның катлаулылыгыннан, жюри составының чын профессионаллар - Әлмәт филиалы һәм Азнакай район электр челтәрләре әйдәр белгечләреннән торуыннан да тәгаенләп була иде.

Конкурс уздыру урыны хуҗасы - филиалның Азнакай предприятиесе начальнигы Әлмир Латиповның командаларны тәбрикләве һәм осталыкка сынау узуда уңышлар теләвеннән соң, ярышлар башланып китте. Ул дүрт этаптан торды. Анда инструментлар һәм җайланмалар, шәхси саклану чаралары, аларны практикада куллану алымнары, магнитлы кабызгычны ялгау, каза күрүченең йөрәк-үпкәсенә табиб катнашына кадәр беренче ярдәм күрсәтү һәм электромонтер белергә тиешле башка гамәлләр дә бар иде. Соңгы этапта конкурсантлар теория буенча 25 сорауга имтихан тапшырды.

...Ниһаять, ярышларда катнашучылар һәм аларга көч биреп торучылар өчен иң дулкынландыргыч мизгел килеп җитте. Этапларны уздыручы судьялар Рунар Ибраһимов, Вадим Белоногов (Әлмәт филиалының бүлек начальниклары), Илдар Җиһангиров, Айдар Шәрәфиев (Азнакай предприятиесе баш инженеры, начальник урынбасары), жюри рәисе җитәкчелегендә, конкурска йомгак ясыйлар. Биш команда арасыннан беренчелекне "Водоканалсервис" ААҖ филиалы - Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе электромонтеры Илнар Фәхретдинов яулады. Икенче урында -"Электро-энергосервис" ҖЧҖнең Азнакай цехы вәкиле Эдуард Саушкин. "Азнакай район электр челтәрләре"ннән Марат Шакиров өченче булды. Аларга диплом, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. "Татнефть -АзнакайРемСервис" һәм "Геофизика" ЯАҖ конкурсантлары Андрей Мальков белән Валерий Ибраһимовка кызыксындыру бүләкләре бирелде. Ярышта катнашучыларны Әлмир Латипов тәбрик итте, алдагы елда узачак конкурста катнашырга чакырды. Конкурсантлар, үз чиратларында, җылы каршы алулары, ярышларны югары дәрәҗәдә уздырулары, кунакчыллыклары өчен хуҗаларга һәм Яшьләр үзәге хезмәткәрләренә рәхмәтләрен белдерделәр.

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев