Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Куллану куркынычсызлыгы күрсәтелгәнме?

«Янгын куркынычсызлыгы таләпләре буенча техник регламент турында» федераль закон нигезендә материалны һәм матдәләрне җитештерүчеләр һәм тәэминатчылар техник документациядә янгын куркынычсызлыгы турында мәгълүмат урнаштырырга тиешләр. Яну, төтенләү үзенчәлекләре, ялкынлану температурасы, токсинлык - каты матдәләр һәм материалларның техник документациясенә кертү өчен мәҗбүри күрсәткечләр булып тора. Янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килә торган продукция...

«Янгын куркынычсызлыгы таләпләре буенча техник регламент турында» федераль закон нигезендә материалны һәм матдәләрне җитештерүчеләр һәм тәэминатчылар техник документациядә янгын куркынычсызлыгы турында мәгълүмат урнаштырырга тиешләр. Яну, төтенләү үзенчәлекләре, ялкынлану температурасы, токсинлык - каты матдәләр һәм материалларның техник документациясенә кертү өчен мәҗбүри күрсәткечләр булып тора.

Янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килә торган продукция базар әйләнеше билгесе белән тамгалана. Җитештерүчеләр (сатучылар) бу билгене сертификат яки туры килү декларациясе нигезендә кулланалар. Ул билге продукциядә, аның төргәгендә һәм шулай ук кулланучыга теркәп җибәрелә торган техник документациядә куела.

Товарны сатканда сатучы маркировкалау юлы белән товарның тиешле таләпләргә туры килүе хакындагы мәгълүматны сатып алучыга җиткерә һәм аның таләбе буенча сертификат яки декларация; сертификатның күчермәсе, җитештерүче, сатучы рәсмиләштергән товарга теркәп җибәрелүче документлар белән таныштыра.

Продукция сертификатының куллану вакыты 3 елдан артмаска тиеш. Янгын куркынычсызлыгы турында сертификат булмаган очракта хокук бозучы административ җавапка тартыла.

Р.ЗАРИПОВ, күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы, эчке хезмәт подполковнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев