Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Куба крестьяннары ярлы иде

... Бер хезмәттәш дустым мине үзенә ияртеп, дус кызының өенә алып барган иде.

27 октябрь - Куба кризисы көне буларак тарихка кереп калды. Шул уңайдан күңелдә 1962-1964 елларда шул республикада үткән солдат чоры хатирәләре яңарды. 

... Бер хезмәттәш дустым (Мөслим районының Ташлыяр авылы егете – Өлфәт Абдуллин) мине үзенә ияртеп, дус кызының өенә алып барган иде. Абзарга охшаш, җир идәнле бинага килеп кердек. Электр юк, газ юк, учак ягып ашарга әзерлиләр. Без ашарга күнеккән бәрәңге юк, безнекенә охшаган ипи юк. Һәр гаиләгә 30-40 сутый чамасы җир участогы бүлеп бирелгән, ул чәнечкеле тимерчыбык белән әйләндереп алынган, сыерларын шунда асрыйлар. Көтү көтәсе юк, сөтне фляга белән юл кырыена чыгарып куялар, шуннан җыеп алып китәләр. 
Терлекләрдән сарык, ат ише күренмәде, шикәр камышы үстерү өчен җирне үгез җигеп эшкәртәләр. Камышны ярты метрдан озынрак пычак («мачете») белән чабып җыялар. 19 гасыр азагында испан колонизаторлары белән көрәштә мондый пычакларны хәрби корал итеп тә кулланганнар. 
Ананас, кәбестә сыман үсемлекләр – җирдә, банан исә бездәге кукуруза кебек, манго, әфлисун, лимон, кокос чикләвеге агачта үсә. Тәмәке үстерәләр, бай америкалылар бигрәк тә үз иткән яхшы сортлары да бар, ансына инде ярлы крестьян өмет итә алмый. 
Кубалылар белән аралашканда, үзебезнең балачакны, сугыштан соңгы ачлы-туклы елларны искә төшерә идек. Кәлҗемә, какы (без «кукы» ди идек), кәҗә сакалы һәм башка төрле үләннәр ашап үстек без. 1944 елның язында «канлы чир» (септик ангина) вакытында күпме кеше кырылды! Сугыштан соң дөньялар рәтләнеп, халыкның тормыш-яшәеше җиңеләя башлауга чиксез сөенә идек. 
Кубаның гади халкына өс киеме дә талон белән генә, бик чамалы эләгә. Кибетләр бай түгел, алыр әйбер юк. Вак-төяк сувенир алсаң гына инде. Мин өйләрендә җир идән, дидем дә, безнең казармада (палаткаларда) идәнгә такта урынына бамбук тезелгән иде. Әмма яшьлек – яшьлек шул инде, барсына да җиңел карыйсың, тиз күнегәсең. Кубада – Америка империалистларының борын төбендә хезмәт итү безнең өчен үзенә күрә зур горурлык иде. 

 

Фәндүс Хөснетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев