Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Күршеләр бәйрәм итте

Шәһәребез ишегалларында күршеләрнең кич утырып ял итү бәйрәмнәре дәвам итә.

“Квартал 28” идарәчелек компаниясе оештырган Гагарин урамындагы 25, 27 йортлар ишегалдында узган очрашу да әле бик озак вакыт күңелләрдә йөрер.

–Җәй хозурында менә шулай бергә җыелып ял итүләр шәһәребездә инде матур традициягә әверелде. Менә быел да бер-берләребезне исән-сау күрү, аралашу ничек рәхәт, –диде бәйрәмне ачып район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов.

Аннан соң сүз алган ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Хадиев та азнакайлыларның гомер-гомергә дус, тату яшәвен, хезмәттә дә, яшәештә дә бер-беренә ярдәмчел булуын ассызыклады.

Бала-чага ишегалдындагы уен мәйданчыгында төрле ярышларда көч сынашкан, мәдәният хезмәткәрләре, яшьләр активистлары оештырган кызыклы уеннар белән мавыккан арада аларның әти-әниләре, әби-бабайлары үзешчәннәребез концертын тамаша кылды. Соңыннан барысы бергә җыелып табын артында сыйландылар. Сөйләшеп сүзләр бетмәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев