Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Криминал-инфо

Сайлау алды көннәрендә полициянең өстәмә көчләрен тарту һәм наряд санын арттыру криминоген хәлгә уңай йогынты ясый. Бүлекнең кизү частена 169 хәбәр алынды. Узган елның шушы вакытыннан ул 14 кә ким. 11 җинаять теркәлде, 5 е ачылды. Февраль урталарында Азнакайда яшәүчедән билгесез кешенең аның пластик картасын кулланып, банкоматтан 1500 сум акча...

Сайлау алды көннәрендә полициянең өстәмә көчләрен тарту һәм наряд санын арттыру криминоген хәлгә уңай йогынты ясый. Бүлекнең кизү частена 169 хәбәр алынды. Узган елның шушы вакытыннан ул 14 кә ким. 11 җинаять теркәлде, 5 е ачылды.

Февраль урталарында Азнакайда яшәүчедән билгесез кешенең аның пластик картасын кулланып, банкоматтан 1500 сум акча урлавы турында хәбәр керде. Шикләнелгән кешенең шәхесе ачыкланды, тикшерү бара.

Элек тә хөкем ителгән 41 яшьлек ир-ат Азнакай сырхауханәсенең балалар бүлеге ял бүлмәсендәге букчадан 1400 сум акча урлый. Шуңа охшаш хәл шәһәрнең Ленин урамындагы почта бүлегендә дә күзәтелә. Элек тә берничә тапкыр җаваплылыкка тартылган һәм беркайда да эшләмәүче бер хатын-кызның документлар һәм 2500 сум акчасы булган букчасын урлый. Карак тотыла, әйберләр хуҗасына кайтарыла.

Бер автосалон эшчесе "Нексия" автомобиленең 10 000 сумлык 4 көпчәген урлый. Карак тотыла, тәгәрмәчләр хуҗасына кайтарыла.

Элек тә хөкем ителгән наркоман Актүбәдәге коррекция мәктәбенең укытучылар бүлмәсеннән 40 000 сумлык ноутбук урлый һәм аны бистә кешесенә сатып җибәрергә дә өлгерә.

"Девон-кредит" банкы филиалында табылган ялган 1000 сумлык купюрага бәйле җинаять эше кузгатылды.

Мошенниклар алдап акча каеруның яңадан-яңа юлларын табып тора. Казанда яшәүче берәү газетага документлары белән барсеткасы югалу турында белдерү бирә. Аңа шалтыраталар һәм шәхси хисапка күчерелгән 3000 сум бәрабәренә документларын кайтарып бирергә вәгъдә итәләр. Акча күчерелә, тик барсетканы бирүче генә булмый. Тикшерү барышында телефон СИМ-картасының Карамалы авылында яшәүче хатын-кызга рәсмиләштерелгән булуы ачыклана. Ә ул аны төрмәдә утыручы өйдәш иренә биргән була. Тагын бер кат исегезгә төшерәбез - кырыкалдар-шомафилар кармагыннан сак булыгыз, алданмагыз!

Россия ЭЭМның Азнакай районы буенча бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев