Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Коймагы пешә тора, табадан төшә тора. Азнакайда ярминкә узды

- Ярминкә - элек-электән зур бәйрәм булган. Аның исе дә тәмле бит, - ди умартачы Әләм Идрисов. - Өчәр литрлы дүрт банка балымны алып та киттеләр инде. Базарда да алалар, әмма монда күңеллерәк. Чыннан да бик күңелле монда: җаннарны җилкендереп җыр- моң агыла; чатырларда авыл хуҗалыкларыннан килгән апайлар койма гын...

- Ярминкә - элек-электән зур бәйрәм булган. Аның исе дә тәмле бит, - ди умартачы Әләм Идрисов. - Өчәр литрлы дүрт банка балымны алып та киттеләр инде. Базарда да алалар, әмма монда күңеллерәк.

Чыннан да бик күңелле монда: җаннарны җилкендереп җыр- моң агыла; чатырларда авыл хуҗалыкларыннан килгән апайлар койма гын пешереп, табадан төшереп, самавырлардан кайнар чәен ясап тора. Тирә-юньгә борыннарны кытыклап шашлык исе дә таралган. Таныш-белешләр, дус-ишләр бер-берсен очратып рәхәтләнеп гәп куерта. Сәүдәгәрләр дә канәгать:

- Каз, үрдәк, тавыкларыбызны бик яратып алалар, - ди Чалпы авылыннан Рәзилә ханым. - Мондый ярминкәләрне оештыручыларга бик зур рәхмәт. Үз продукциясен сатучыларга да, сатып алучыларга да бик уңай. Халык бик сорый мондый ярминкәләрне.

Ярминкә гөрли. Монда җаның ни тели бар да бар. Үз җирлегебездә җитештерелгән продукциягә җитәме соң, файдалы да, арзан да, тәмле дә. Кешеләр сыер һәм кош-корт итен, сөтен, балын, каймагын, яшелчә, җиләк -җимешен бик теләп алалар. Әнә Тымытык авылыннан Фәния ханым берничә фляга сөт; катык, каймак, эремчеген сатып та бетергән. Атлас әфәнде дә теплицасында үстергән 50 кило кыярны сатып куйды. Азнакай ярминкәләрен күрше башкорт эшмәкәрләре дә үз итә. Бакалы районыннан - ит, Стәрлетамактан - көнбагышын, маен, аннан эшләнгән продукциясен мулдан төяп килгәннәр.

- Хәзер мул яшибез бит. Бар да бар. Менә итен, каймагын, катыгын да алдым. Дөньларыбыз имин булып, тәмле итеп ашарга язсын! -ди Рухия апа.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Коймагы пешә тора, табадан төшә тора. Азнакайда ярминкә узды